Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1931 елда оештырыла. Мәйданы – 3,6 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Саракташ поселогы (Оренбург шәһәреннән 105 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 40225 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6691 кеше (1989 елда – 6544, 2002 елда – 7149 кеше).

Тупланып, Әбләз, Жёлтое, Ислаевка, Карагуҗа, Күлчүм, Рәдүт, Яңавыл, Новочеркасск, Татар Саракташы һәм Чишмә авылларында яшиләр. Татарларның күпчелек өлеше район үзәгендә яши (2010 елда – 2253 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар 1730–1740 елларда Россия империясенең халык сирәк урнашкан көньяк-көнчыгыш чикләрен үзләштерүенә бәйле рәвештә урнаша башлыйлар. 1742 елда Рәдүт һәм Жёлтое редутларына нигез салына (хәзер Рәдүт һәм Жёлтое авыллары).

Хәзерге вакытта районда этник-мәдәни компонентлы 6 мәктәп (Биктимер, Кабанкино, Карагуҗа, Күлчүм, Рәдүт, Яңавыл авыллары), Рәдүт авылы мәдәният йорты каршында татар театры (1973 елдан – халык театры) эшли.

2004 елда районда татар өлкә мәдәнияте бәйрәме үткәрелә. 9 мәчет эшли. Татар авылларында мамык шәлләр, өс-баш киемнәре бәйләү киң җәелгән.

Күренекле кешеләре

Районда Социалистик Хезмәт Герое Ф.Х.Мөрсәлимов (Карагуҗа авылы), шагыйрьләр Т.Гыйззәтуллин (Төхвәт Ченәкәй) һәм Г.Г.Рәдуди (икесе дә – Рәдүт авылы), рәссам Н.К.Сәлимҗанов (Ирек авылы), районның Мактаулы гражданы Р.Г.Халитова (Карагуҗа авылы) туган.

Шагыйрьләр М.Җәлил һәм М.Н.Кәримовның тормышы һәм эшчәнлеге Саракташ районы белән бәйле.