- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Оренбург өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Оренбург өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2,9 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Новоорск поселогы (Оренбург шәһәреннән 365 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 28169 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 965 кеше (2010 ел).
Район территориясенә татарлар 1740 елларда Оренбург чик буе сызыклары төзелеше белән бәйле рәвештә килеп урнаша. 1835 елда крәстияннәр хәзерге Татарстан һәм Башкортстан территорияләреннән Яңа Орск – Троицк чик буена күчерелә.
Яңа Орск районы территориясенә татарлар күпләп шулай ук XX йөз башында – Столыпинның аграр реформасы барышында килеп утыра.
Хәзерге вакытта татарлар, тупланып, район үзәгенең көнбатышында – Кормыш дип аталган өлешендә яшиләр.
2001 елга кадәр район составына Тукай поселогы керә (хәзер Орск шәһәре составына керә); 1950 елларга кадәр татарлар Ирекле гидроэлектрстанциясе суы астында калган Зубачи һәм Таналык авылларында да яшиләр. Зубачи авылыннан күченүчеләр Тукай поселогын нигезлиләр.
Таналык авылында 1930 елларга кадәр мәчет эшли.
Совет чорында Зубачи авылында һәм Тукай поселогында татар мәктәпләре эшли. Хәзерге вакытта шәһәр тибындагы Новоорск поселогының 1 нче мәктәбендә татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә.
Новоорск поселогында мәчет эшли.
Район китапханәсендә татар әдәбияты бүлеге бар, 2006 һәм 2015 елларда М.Җәлил һәм Г.Тукай иҗатына багышланган конференцияләр уздырыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.