Гомуми мәгълүмат

Оренбург шәһәреннән 215 км көнчыгыштарак урнашкан. 1939 елда нигез салына.

Халкы – 27775 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 1396 кеше (2010 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

Медногорск территориясенә татарлар 1930 еллар башында Блявинск бакыр колчеданы чыгарылу урынын үзләштерү һәм бакыр-күкерт комбинаты төзелеше белән бәйле рәвештә килеп урнаша.

Күренекле кешеләре

Социалистик Хезмәт Герое, Медногорск шәһәренең мактаулы гражданы З.С.Рахмангулов, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре К.Х.Тугушевның тормышы һәм эшчәнлеге Медногорск шәһәре белән бәйле.