Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 1,8 мең кв.км. Үзәге – Матвеевка авылы (Оренбургтан 600 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 15627 кеше, шул исәптән татарлар  – 4680 кеше (2002 ел).

Районда 7 татар торак пункты бар: Азамат, Югары Котлымбәт, Түбән Котлымбәт, Яңа Әшер, Иске Әшер, Иске Котлымбәт, Иске Якуп. 1200 якын татар район үзәгендә яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр Иске Әшер һәм Иске Якуп авылларында икешәр, Азамат, Югары Котлымбәт, Яңа Әшер, Иске Котлымбәттә берәр мәчет эшли.

1917 елдан соң Иске Котлымбәт авылында татар мәктәбе ачыла, 1927 елда «Берлек», «Ил», «Кызыл байрак», «Кызыл юл», «Кинель», «Чулпан» артельләре эшли.

2002/03 уку елында Матвеевка районының 5 мәктәбендә татар теле  – предмет, 2 мәктәптә факультатив дәрес буларак укытыла. Иске Әшер авылы мәктәбендә «Татар халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары» түгәрәге эшли.

Татар халык иҗат коллективлары: «Якташлар» ансамбле (2001 елдан, 2002 елдан – халык ансамбле) һәм Югары Котлымбәт авылы мәдәният йорты каршында фольклор ансамбле бар. Районда татар мәдәнияте декадалары үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Матвеевка районында Советлар Союзы Герое Ә.Б.Шамкаев, филология фәннәре докторы И.Б.Бәширова туган.