Эчтәлек

1744 елда Оренбург шәһәреннән 18 чакрым төньяктарак Каргалы елгасы (Сакмар елгасының уң кушылдыгы) буенда Оренбург крае наместнигы И. И. Неплюевның Урта Азия һәм Шәрекъ илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм үстерү максатындагы үтенече буенча нигезләнә.

Сәүдәгәр татарлар — Казан губернасыннан килүчеләр (салымнардан һәм хәрби бурычтан азат ителгән 200 ләп гаилә) килеп утыра. Башта бистәне нигезләүче Сәет Хәялин исеме белән атала. 1787 елдан бистә.

XVIII йөз ахырында анда 1,5 мең, 1835 елда — 5 мең тирәсе, 1897 елда 13 меңнән артык кеше (башлыча, татарлар) яши. Каргалы бистәсе кешеләре тарафыннан Оренбург губернасында 30 дан артык авылга нигез салына.

XVIII йөздә — XIX йөз башында Россия һәм Урта Азия арасында эре транзит сәүдәсе үзәге була. Каргалы бистәсенең төп халкы һөнәрчелек (22 төрле сәнәгать оешмасы, 20 ләп су тегермәне), сәүдә, игенчелек белән шөгыльләнә.

Оренбург төбәгендәге татар мәдәнияте үзәге: XX йөз башында Каргалы бистәсендә мәдрәсәләре һәм мәктәпләре булган 10 нан артык мәчет исәпләнә.

Каргалы бистәсендә күренекле татар шагыйрьләре Ә.Каргалый, Г.Утыз Имәни, сәүдәгәр Хөсәеновлар — «Хөсәения» мәдрәсәсен нигезләүчеләр һ.б. яши.

1917 елдан соң анда сәүдә-сәнәгый эшчәнлек сүлпәнәя, мәчетләрнең һәм мәдрәсәләрнең күбесе ябыла. Сәүдәгәрләрнең һәм руханиларның бер өлеше репрессияләргә дучар ителә, аларның кайберләре Каргалы бистәсеннән китәргә мәҗбүр була.

2002 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча Татар Каргалысы авылында 3497 кеше яши.

Әдәбият

Фәхретдинов Р. Сәид шәһәре. К., 1897;

Оренбург сәүдәгәрләре. Оренбург, 1996;

Искандаров А., Искандаров Р. Сеитов посад: Очерки по истории Оренбургской (Татарской) Каргалы. К., 2005.

Автор — Р.Н.Имангалиев