Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1927 елда оештырыла. Мәйданы – 3567,4 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Домбаровский поселогы.

Халкы – 15219 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 359 кеше (2010 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

Районда яшәүче татарларның күбесе монда 1950 елларда, яткын һәм чирәм җирләрне үзләштерү чорында төпләнә. Татарларның икенче өлешен уку йортларының геология факультетын тәмамлап, төрле елларда Домбаровский районына юллама белән эшкә җибәрелгән белгечләр тәшкил итә.

Район торак пунктларында татар телендә җирле телевидение тапшырулары алып барыла.