Гомуми мәгълүмат

Оренбург шәһәреннән 360 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1748 елда бистә буларак нигез салына, 1781 елда шәһәр статусын ала.

Халкы – 50305 (2015 ел). Татарлар саны – 5120 кеше (2010 ел). Татарлар шулай ук Богырыслан районында (2010 елга – 940 кеше) Чишмәбаш авылында, Алга һәм Йолдыз поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Богырысланда татар җәмәгатен XIX йөз ахырында Богырыслан өязенең тирә-як авылларыннан күчеп утыручылар оештыра. Татарлар, башлыча, приказчиклар, калайчылар булып эшли, сәүдә итә. 1917 елга кадәр шәһәрдә 2 мәчет, мәдрәсә һәм мәктәп эшли.

Совет хакимияте елларында мәдрәсә бинасында уку өе һәм татар-башкорт клубы урнаша, 1967 елда яңа кирпеч бина төзелә, 1968 елдан Г.Тукай исемендәге мәдәният йорты статусын ала.

1920 еллардан 1962 елга кадәр татар мәктәбе була. 1930 елларда рус-татар-башкорт педагогика техникумы эшли, татарча «Кыр уракчылары» газетасы нәшер ителә. 1969 елдан шәһәрдә – Сабан туе, 2009 елдан балалар Сабан туе үткәрелә.

1989 елда Богырысланда Татар иҗтимагый үзәгенең «Туган тел» бүлеге оештырыла.

«Чулпан» рус-татар балалар бакчасы эшли; 1990 еллардан 2 мәктәптә татар халкы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү дәресләре кертелә; «Ялкын» татар яшьләр оешмасы бар. Г.Тукай исемендәге мәдәният йортында «Яшен» халык үзешчән коллективы һәм «Сандугач» вокаль ансамбле (җитәкчесе – Д.Р.Субеева) эшли; даими рәвештә «Богырыслан сандугачы» татар мәдәнияте балалар фестивале уздырыла.

Богырыслан төбәк тарихы музееның этнографик экспозициясендә татар халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен тасвирлый торган экспонатлар куелган. Музей хезмәткәрләре ел саен Сабан туе һәм «Шәһәр көне» бәйрәмнәрендә «Татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре» исемле күргәзмә оештыра.

Богырыслан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 6 нчы һәм 8 нче китапханә-филиаллары татар халкына хезмәт күрсәтә. 1996 елдан 8 нче китапханә-филиал каршында «Сүнмәс дәрт» клубы һәм «XIX йөз татарлары киеме һәм көнкүреше» музей-экспозициясе эшли. 2011 елда китапханә «Этник толерантлык» эше белән «Ел китапханәсе» өлкә конкурсында җиңүче була. 2 китапханә фондында татар телендә 864 экземпляр китап һәм брошюра бар.

Шәһәрдә 2 мәчет һәм мәдрәсә эшли.

Шәһәрнең 3 урамы татар шагыйрьләре һәм язучылары Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил исемнәрен йөртә.

Күренекле кешеләре

Богырыслан районында Советлар Союзы Герое А.М.Хәйретдинов туган (Советское авылы).