Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 3,1 мең кв.км. Үзәге – Александровка авылы (Оренбургтан 158 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14750 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2596 кеше.

Башлыча, 1820–1840 елларда нигез салынган Тукай (2000 елда – 727 кеше), Султакай (523), Ягъфәр (621) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1860 елларда Тукай һәм Султакай авылларында мәчетләр (1932–1935 елларда юкка чыгарыла) төзелә, алар каршында мәдрәсә һәм мәктәпләр эшли. 1920–1930 елларда районның 3 мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла.

1993 елдан Султакай авылы мәдәният йорты каршында – халык драма коллективы, Ягъфәр авылында татар халык вокаль ансамбле эшли.

2015/2016 уку елында Александровка районының 3 мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла.