Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла, 1934 елдан Оренбург өлкәсе составында.

Мәйданы – 1738 кв.км. Үзәге – Абдулино шәһәре (Оренбургтан 280 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 27538 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 5731 кеше, шул исәптән 2073 кеше –  район үзәгендә.

Районда 6 татар авылы: Яңа Якуп (2016 елда –1006 кеше), Иске Шалты (2015 елда – 605), Чаганлы (2015 елда – 526), Тирес-Усман (2016 елда – 510), Абдрахман (2016 елда – 310), Яңа Тирес (2016 елда – 312); 2 катнаш авыл: Степановка 2 (2016 елда – 539 кеше, шулардан татарлар – 216 кеше), Артемьевка (2015 елда –596 кеше, шулардан татарлар – 172 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Иң әүвәлгеләре – Иске Шалты (1743 елда нигез салына), Тирес-Усман (XVIII йөз уртасы). Бу авылларга Казан төбәге хакимиятләре рөхсәте белән Оренбургны Бөгелмә, Казан, Мәскәү белән тоташтырган Яңа Мәскәү юлыннан почта ташу өчен күчеп килгән татарлар нигез сала.

XVIII йөз ахырында Яңа Якуп һәм Яңа Тирес авылларына нигез салына. Беренчесенә – Иске Якуп авылыннан (хәзер Оренбург өлкәсенең Матвеевка районы) күчеп утыручылар, икенчесенә Тирес-Усман авылы кешеләре нигез салган.

Чама белән шул ук вакытта Бөгелмә өязенең Турай авылы татарлары Чаганлы авылына нигез салган дип фаразлана, башка мәгълүматларга караганда авылга 1759 елда нигез салына.

Абдрахман авылына 1833 елда Пенза губернасының Краснослободский өязе Багдан авылыннан (хәзер Мордва Республикасы территориясендә юкка чыккан авыл) күчеп утырган татарлар нигез сала.

1917 елда Абдулин районы территориясендә 14 мәчет, 1 мәдрәсә, 6 мәктәп эшли. 1920–1930 елларда татар авылларында милли мәктәпләр оештырыла.

Хәзерге вакытта (2015/2016 уку елы) районның 3 мәктәбендә (Яңа Якуп, Иске Шалты, Чаганлы авылларында) татар теле предмет буларак укытыла. Җирле «Абдулино» телерадиокомпаниясе татарлар өчен махсус тапшырулар алып бара. Татар авыл үзешчән коллективлары фестивальләре үткәрелә.

Иске Шалты авылы мәктәбендә «Салават купере» театр коллективы эшли. Абдрахман авылы мәдәният йорты каршында татар халык театры бар (1990 елга кадәр – драма түгәрәге). Абдрахман һәм Тирес-Усман авыллары мәктәпләрендә төбәкне өйрәнү музейлары эшли.

Районда 5 мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Абдулин районында:

  • Советлар Союзы Герое М.Х.Хәйретдинов,
  • Дан орденының тулы кавалеры Г.И.Усманов,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ф.Г.Каюмов,
  • икътисад фәннәре докторы М.Т.Шабаев,
  • шагыйрь С.Г.Муллагалиев,
  • язучы М.М.Хәбибуллин туган.