Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең төньяк-көнбатышында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 7846 кв.км. Үзәге – Усть-Ишим авылы (Омсктан 560 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 11864 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3269 кеше.

Тупланып, Саургач (2008 елда – 459 кеше), Әшеван (380), Ярково (367), Тибенде (285), Ебәргул (259), Илчебага (234), Кайнавыл (192), Бакшеево (179), Җәйләү (165), Олы Бүрән (70), Утар (54) авылларында яшиләр.

Татар авыллары

Район территориясе себер татарларының элек-электән төп яшәү урыннарының берсе булып тора.

XIV йөзнең икенче яртысында Ишим елгасы тамагында Себер ханнары нәселен нигезләгән Тайбуга исеме белән бәйле Кызыл Тура шәһәрчегенә нигез салына.

Себер ханлыгы Рус дәүләтенә кушылганнан соң, 1631 елда Усть-Ишим районында күчмә тормышлы көньяк халыклары һөҗүменнән саклану өчен Ишим (хәзер Усть-Ишим авылы), Курдак һәм Тибенде кальгалары төзелә.

XVII йөз ахырындагы тарихи чыганакларда татар авыллары (йортлар): Бизиләковлар, Кыркыннар, Коташевлар, Кызылтуковлар, Үтәевләр, Шабановлар, Ярышкиннар, (Ишим елгасы тамагында); Ебәргуловлар, Каметовлар, Кысмаковлар (Ишим елгасы тамагыннан Иртыш буйлап өскә таба); Буленевлар, Измәтовлар, Каинскийлар, Карабашевлар, Миллияровлар, Мотыйковлар. Таушеневлар, Төлегановлар, Шуршановлар (Ишим елгасы тамагыннан Иртыш буйлап аска таба) авыллары; Олы Бүрән Йорты (Ишим елгасы буйлап өскә таба) телгә алына.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар терлекчелек, сунарчылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнә. 1795 елда 14 татар авылында – 1526 кеше, 1869 елда 19 авылда 2380 кеше яши.

XX йөз башында Кайнавыл Йорты, Ебәргул, Илчебага, Олы Бүрән, Усть-Ишим авылларында мәчетләр була.

1917 елда Усть-Ишимда, 1920 елларда Саргат һәм Олы Бүрән авылларында татар мәктәпләре ачыла.

1924 елда яңадан оештырылган Усть-Ишим районына Карагай һәм Саргат волостьлары татар авыллары, 1925 елда таркатылган Загваздинский районынының Еланка, Паново, Тибенде авыл советларына караган татар торак пунктлары керә. 1926 елда районда 16 татар авылы исәпләнә, аларда 3522 кеше яши. 1950 еллар уртасына кадәр 3 татар авыл советы (Олы Бүрән, Тибенде, Ебәргул) була.

1950 еллар башына кадәр Ебәргулда җидееллык татар мәктәбе эшли, анда укыту татар телендә алып барыла.

Хәзерге вакытта Усть-Ишимда «Ялкын» традицион татар мәдәнияте үзәге (2009 елдан) һәм «Чишмә» ансамбле (1993 елдан, 2002 елдан – халык ансамбле), Әшеван, Тибенде, Илчебага, Кайнавыл, Җәйләү, Саургач, Ебәргул, Ярково авылларында вокаль үзешчән сәнгать коллективлары эшли.

2000 елларда Әшеван, Тибенде, Илчебага, Саургач авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Усть-Ишим, Тибенде, Илчебага, Кайнавыл авылларында мәчетләр бар.

Корбан бәйрәме, Сабан туе, Ураза бәйрәме үткәрелә. Усть-Ишим авылында 1999 елда һәм 2005 елда – өлкә Сабан туе, 2010 елда Татар ашлары район бәйрәме уздырыла.