Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла. Мәйданы – 63,8 мең кв.км. Үзәге – Венгерово авылы (Новосибирскидан 450 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19076 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2015 елда – 711 кеше.

Районда 1 татар авылы – Улуцк бар (17 кеше). Татарлар шулай ук Воробьёво (208 кеше), Сөлекле (67), Чаргар (63) авылларында тупланып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1930 елларга кадәр районда мәчет була. 1950 елларга кадәр Венгерово районы территориясендә 13 торак пункт исәпләнә.

Воробьёво авылы урта мәктәбендә 1994–2014 елларда татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

2011 елда «Сабан туе дусларын җыя» өлкә бәйрәме уза.