Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең көнбатышында урнашкан. 1925 елда – Көнбатыш Себер крае составында, 1937 елдан Новосибирск өлкәсендә оеша. Мәйданы 5,1 мең кв. км. Үзәге – Татарск шәһәре.

Халкы – 44,7 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 702 кеше. Алар Томск, Бараба, Тобол-Иртыш һәм Казан татарлары.

Татарларның күбесе Татарск шәһәрендә, төркемләшеп Киевка, Красноярка, Кече Ермак, Новотроицк, Чан-Сакан авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1985 елдан Татарск шәһәрендә Н.Я.Савченко исем. төбәк тарихы музее (экспозицияләрнең берсе татарларның мәдәнияте һәм көнкүрешенә багышланган) бар, 2013 елдан мәчет эшли.