Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1931 елда оештырыла. Мәйданы – 11200 кв.км. Үзәге – Кыштовка авылы (Новосибирск шәһәреннән 610 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 10688 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 869 кеше. Башлыча, Кыштовка (383 кеше) һәм Усманка (340), Әлмән (96), Чеки-Аул (41), Яңа Майзас (9) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Авылларның иң әүвәлгесе – Әлмән (XVII йөздә Идел буеннан качкан крәстияннәр нигез сала). 1930 елларга кадәр монда мәчет һәм мәдрәсә була.

Хәзерге вакытта Кыштовкада 2 мәчет эшли (1992 һәм 1998 елларда төзелә), алар каршында башлангыч мәктәпләр оештырылган.

Усманка авылы мәктәбендә татар теле факультатив дәрес буларак өйрәнелә, Усманка һәм Әлмән авыллары мәдәният йортлары каршында татар үзешчән сәнгать коллективлары бар. 2012 елда Кыштовка авылында «Сабан туе дусларын җыя» өлкә халыкара бәйрәме уза.

Күренекле кешеләре

Кыштовка районында физика-математика фәннәре докторы М.М.Шахмаев туган.