Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең төньяк-көнчыгышында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 10,6 кв.км. Үзәге – Колывань эшчеләр поселогы.

Халык саны – 24531 кеше (2016 ел). Районда татарлар Новотроицк (2010 елда – 473 кеше), Акбалык Йорты (269), Казанка (160), Ора Йорты (51) авылларында яши.

Акбалык Йорты һәм Ора Йорты авылларында, нигездә, чат (Себер) татарлары варислары, Новотроицк һәм Казанка авылларында – Идел буе татарлары (күчеп утыручылар) яши.

Акбалык Йортында һәм Ора Йортында – Себер татарларының борынгы авыллары (Акбалык Йортыннан ерак түгел төрле археологик объектлар комплексы табыла).

Татар җәмгыяте тормышы

1899 елда Акбалык Йортында мәчет, аның каршында мәктәп эшли. 1910 елда – икенче мәчет, 2012 елда өченче мәчет төзелә. Беренче татар мәктәбе 1919 елда төзелә. 1960 елларга кадәр укыту татар телендә, хәзерге вакытта факультатив дәресләр рәвешендә алып барыла.

1994 елдан Ора Йорты авылы (тирә-як территорияләре белән) тарихи истәлек санала һәм дәүләт тарафыннан саклана. Мәдәни-тарихи комплекс оештырыла, аңа мәчет (2014 елда ачыла), сугышта катнашучыларга обелиск (2016 ел) һәм авыл тарихы музее керә. Милли-этнография музее музей-йортны һәм милли татар ишегалдын үз эченә ала.

Районда мөселманнарның «Иман» (2011 елдан, Ора Йорты авылы, рәисе –Н.Х.Шаһабетдинов) һәм «Нур» (2012 елдан, Акбалык Йорты авылы, рәисе – Г.В. Мәүлетов) җирле дини оешмалары эшли.

1992 елдан районда татар мәдәнияте филиал-клубы эшли. Ел саен татар милли бәйрәмнәре – Сабан туе һәм «Сөмбелә бәйрәме» (Ора Йорты авылы) үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Колывань районында ике Кызыл Йолдыз ордены, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры М.Т.Сәетов туган (Ора Йорты авылы).