Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла. Мәйданы – 5,6 мең кв.км. Үзәге – Каргат шәһәре (Новосибирск шәһәреннән 177 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 16839 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 252 кеше.

Татарлар күбесенчә Теренино (105) һәм Шибаки (23) поселокларында, Муса (104) һәм Форпост-Каргат (20) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр Муса авылында мәчет була, 1930 елларга кадәр җирле мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла. 1995 елдан Теренино поселогында «Чишмә» татар вокаль ансамбле эшли.

Теренино һәм Муса авылларында Сабан туе һәм башка татар бәйрәмнәре үткәрелә. 2014 елда Каргат шәһәрендә «Сабан туе дусларын җыя» өлкә бәйрәме уза.