Гомуми мәгълүмат

Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәйданы – 1313 кв.км. 1963 елда оештырыла. Үзәге – шәһәр тибындагы Пилнә поселогы (Түбән Новгородтан 205 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 20023 кеше (2016 ел).

Татарлар 2015 елда – 3980 кеше. Башлыча, Сафаҗай (2100), Петрякс (910), Иске Мөчәләй (510) һәм Яңа Мөчәләй (460) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Авылларга XV–XVII йөзләрдә нигез салына.

XX йөз башында Сафаҗай һәм Петрякс авылларында – җидешәр, Мөчәләй авылында биш мәчет була.

1921–1923 елларда Сафаҗай авылында татар педагогика көллияте эшли (Түбән Новгородка күчерелә). 1945–1957 елларда Петрякс авылында «Сталин байрагы» (1955 елдан – «Коммунизм байрагы») газетасы нәшер ителә.

Хәзерге вакытта Сафаҗай авылында Х.Фәезханов исем. төбәкне өйрәнү музее эшли (2004 елдан), авыл урта мәктәбендә һәм Яңа Мөчәләй башлангыч мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла. Район мәктәпләре укучылары берничә тапкыр татар теле буенча бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүче булалар.

2015 елда Пилнә районында «Нур» иҗтимагый – мәдәни татар үзәге оештырыла. Сабан туе, Петрякс авылында «Җәйге очрашулар» татар халык иҗаты өлкә фестивале уздырыла.

9 мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Пилнә районында:

  • мәгърифәтче Х.Фәезханов (Сафаҗай авылы),
  • Советлар Союзы Герое,
  • контр-адмирал Г.Г.Аббасов (Яңа Мөчәләй авылы),
  • генерал-полковник М.С.Хәкимов (Сафаҗай авылы),
  • медицина фәннәре докторы Р.А.Сөләйманов (Сафаҗай авылы),
  • философия фәннәре докторы З.Г.Тажуризина (Сафаҗай авылы),
  • педагог, әкиятче Л.Алимова (Петрякс авылы),
  • рәссам В.Д.Данилов (Яңа Мөчәләй авылы) туган.