Гомуми мәгълүмат

Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1929 елда Татар районы буларак оештырыла, 1932–1962 елларда – Кызыл Октябрь районы.

Мәйданы – 886,2 кв.км. Үзәге – Уразовка авылы (Түбән Новгород шәһәреннән 168 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 10203 кеше, (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 8018 кше.

Районда 17 татар торак пункты бар, аларның иң зурлары – Уразовка (2002 елда – 1349 кеше), Зур Рбишча, Яндавишча, Кече Рбишча, Мәдәнә, Семёновка, Чүмбәли (бүленгәнче, 1962 елда районга 28 татар торак пункты керә) авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

Кызыл Октябрь районы территориясендә татарлар Алтын Урда чорында яши башлый, соңрак монда йомышлы татарлар килеп урнаша.

Беренче булып Яндавишча, Карга, Мәдәнә авылларына нигез салына. XVII йөз башында Уразай морза җирләрендә Уразовка авылына нигез салына.

XX йөз башында татар авылларында мәчетләр төзелә, шул исәптән Мәдәнәдә – 5, Уразовкада – 2 мәчет.

1917 елга кадәр Куйсуы авылында мөселман дини академиясе була, соңрак аның нигезендә Татар педагогика техникумы (1920–1957 еллар) ачыла.

1931 елдан Уразовка авылында «Колхозчы» (төрле елларда төрле исемдә – «Октябрь коммунасы», «Колхоз правдасы», «Ленин байрагы», «Знамя коммунизма») газетасы нәшер ителә, 1998 елдан татар һәм рус телләрендә «Авылым хәбәрләре» – «Сельские вести» район газетасы чыга.

Хәзерге вакытта районда 6 музей (шул исәптән 1988 елдан Актук авылы мәдәният йорты каршында ТАССРның халык артисты, җырчы Р.В.Ваһапов музее), Куйсуы авылында 1979 елдан «Ләйсән» татар фольклор ансамбле эшли. Татар авылларында Сабан туе һәм дини бәйрәмнәр үткәрелә. 2004 елдан Р.Ваһапов исем. татар җыры фестивале уздырыла.

1990 елда Уразовка авылында татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче Лукоянов педагогика көллияте филиалы эшли башлый. Татар теле предмет буларак Зур Рбишча, Семёновка һәм Уразаевка урта, Яндавишча, Кече Рбишча, Мәдәнә, Чүмбәли башлангыч мәктәпләрендә өйрәнелә.

Районда 20 мәчет бар. Мәдәнә авылында 1990 еллар башыннан «Мәдинә» зур дини-мәгърифәт комплексы эшли.

Күренекле кешеләре

Кызыл Октябрь районында:

  • Советлар Союзы Герое С.Ф.Әбелханов (Семёновка авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры А.Х.Айсин (Ключищи авылы),
  • дин эшлеклесе А.Л.Юнысов (Куйсуы авылы),
  • тарих фәннәре докторы М.М.Мөхәммәтҗанов (Ключищи авылы ),
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы М.К.Каюмов (Пошат авылы),
  • медицина фәннәре докторы Н.Х.Җәмлиханов (Уразовка авылы),
  • техник фәннәр докторлары А.Б.Адельшин (Чүмбәли авылы), Ә.Г.Галиев, А.А.Садретдинов,
  • физика-математика фәннәре докторы Ә.Җ.Җаффәров (Әнтәравыл авылы),
  • филология фәннәре докторы А.Х.Садыйкова (Уразовка авылы),
  • журналист Р.Ә.Фәттахов (Уразовка авылы),
  • ТАССРның һәм РСФСРның атказанган төзүчесе М.Г.Кафиатуллин (Уразовка авылы),
  • ТАССРның халык артистлары – җырчылар Х.А.Бигичев (Чүмбәли авылы), Р.В.Ваһапов (Актук авылы) һәм баянчы Р.С.Курамшин (Кочки-Пожарки авылы),
  • балет артисты Г.Л.Кумысников һәм актер Х.Л.Кумысников (Мәдәнә авылы) туган.