Гомуми мәгълүмат

Түбән Новгород өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1944 елда оештырыла.

Мәйданы – 769 кв.км. Үзәге – Княгинино шәһәре (Түбән Новгород шәһәреннән 120 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 11933 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3108 кеше (Княгинино өязендә 1779 елда – 102, 1859 елда – 1281, 1970 елда – 914, 1998 елда – 425 кеше, 2002 елда – 341 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Княгинино районы территориясендә Алтын Урда чорында яши башлыйлар. 1617 елда Ырга авылы телгә алына, Урга, Бакаево-Ивакаево исемнәре белән дә билгеле.

1930 елларга кадәр Княгинино районында 3 мәчет һәм 1 мәдрәсә эшли. 1933 елда җидееллык татар милли мәктәбе ачыла (2008 елда ябыла). 1990–95 елларда Казаннан радиотапшырулар трансляцияләнә.

1992 елдан авылда мәчет бар. Ел саен Сабан туе үткәрелә.