Гомуми мәгълүмат

1914–1924 елларда – Петроград, 1924–1991 елда – Ленинград, федераль шәһәр, Россия Федерациясе субъекты, Мәскәү шәһәреннән 634 км төньяк-көнбатыштарак, Нева елгасының Фин култыгына койган урынында һәм Нева дельтасы утрауларында урнашкан.

Халкы – 5191690 кеше (2015 ел).

2010 елгы халык исәбе буенча, татарлар 2010 елда – 30857 кеше (1926 елда – 7,3 мең, 1939 елда – 31,5 мең, 1959 елда – 27,3 мең, 1970 елда – 33,1 мең, 1989 елда – 43,9 мең, 2002 елда – 35,6 мең кеше).

XVIII–XIX йөзләрдә

Санкт-Петербургта татарлар аңа нигез салынганнан бирле (1703 елдан) яшиләр. Татар җәмгыяте, башлыча, Казан, Түбән Новгород, Касыйм, Пенза һ.б. җирләрдән шәһәр төзергә килүчеләрдән оеша. Татарлар башта Петропавел крепосте янындагы Татар (1732 елдан – Зур һәм Кече Никольская, хәзер – Зверинская) урамына урнаша.

XVIII йөзнең беренче чирегендә Санкт-Петербургта Татар бистәсе оеша, 1827 елда мөселман зираты (хәзер Волков зиратының татар өлеше) рәсмиләштерелә.

XIX йөз башында хәрби идарә заказы белән Измайлов полкының лейб-гвардиясендә татар мәчете проектлары эшләнә (1803, архитекторы – Л.Руска). Шәһәрнең башкала статусы Санкт-Петербургка аерым дәрәҗә өсти. Монда Россия империясендә яшәүче татарлар һ.б. халыклар яшәешен билгеләүче югары хөкүмәт учреждениеләре урнаша.

1785 елда Азия басмаханәсе оештырыла, анда татар һәм кырым-татар телләрендә кануннар җыентыгы басыла.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында Петербург адмиралтействосы верфенә Урта Идел буе лашманнары әзерләгән корабль ясауга яраклы агач материаллар килә.

XIX йөз уртасында Россиянең төрле төбәкләреннән килүче татарлар Санкт-Петербургта берничә мәхәлләгә берләшә: Мәскәү өлешендә (Вознесенский, Измайлов, Забалканский проспектлары районында) – Казан, Адмиралтейство өлешендә (Мойка, Гороховая, Пушкинская урамнары, Крюков каналы, Нева проспекты) – Касыйм һәм Загородный проспекты читендәге Пять углов янында Түбән Новгород мәхәлләләре.

1912–1915 елларда Я.А.Мухлио шәхси татар (сәүдә) мәктәбе эшли, аңа Мөселманнар арасында түләүле белем алуны тарату оешмасы матди ярдәм күрсәтә. 1868 елдан татарлар гимназияләрдә һәм реаль училищеләрда, югары уку йортларында, хәрби училищеләрдә һәм кадет корпусларында, югары хатын-кызлар курсларында белем алалар.

1867–1880 елларда шәһәрдә «Бикбулатовның Санкт-Петербургта Касыйм татарларына ярдәм итү җәмгыяте» эшли. 1869 елда – 2 мең, 1881 елда – 2,7 мең, 1890 елда – 3,5 мең, 1910 елда 7,3 мең татар яши. Моннан тыш берничә мең татар Санкт-Петербургтагы император гвардиясе частьләрендә һәм Кронштадт шәһәрендәге Балтыйк флоты корабльләрендә хезмәт итә.

Татарларның төп шөгыле – сәүдә (бигрәк тә, ваклап, ит һәм балык сату), һөнәрчелек (күн һәм тире эшкәртү), олаучылык. XIX йөзнең икенче яртысында төзүчеләр һәм завод-фабрикада эшләүчеләр саны арта башлый, күп кенә татарлар көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә (официант, урам себерүче, кучер, ат караучы, кибетче һ.б.) эшли.

XX йөз башында Петербург татарлары Николай, Царское Село, Варшава һәм Балтыйк тимер юлларында ресторан һәм буфетлар, шәһәрнең төрле районнарында берничә зур ресторан (Нева проспектында – «Крестовский сад», Кармыш рестораны, Николай вокзалы рестораны; Яңа Авылда (Новая Деревня) – «Сәмәрканд» һ.б.), кибетләр, чәйханә, арендага бирелүче йортлар тоталар.

1910 елда Санкт-Петербургтагы дүрт – Тверь, Мәскәү, Чиләбе, Кронштадт мәхәлләсе; 1913 елда Төп җамигъ мәчет (архитектура истәлеге; 2003 елда реставрацияләнә); төрле елларда алты мәктәп эшли. Мөселманнарның танылган җитәкчесе зур галим һәм дин эшлеклесе Г.Баязитов була.

1905 елдан соң шәһәр Россия татарларының иҗтимагый-сәяси үзәгенә әверелә. Монда Икенче (1906 ел) һәм Дүртенче (1914 ел) Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары, Мөселман хәйрия җәмгыятьләре корылтае (1914), Россия мөселманнарының вакытлы үзәк бюросы (1917 ел; басма органы – «Известия временного центрального бюро российских мусульман»), Бөтенроссия мөселманнары Милли Шурасы (1917 ел) эшли. Татар телендә — «Нур» (1905–1914 еллар), «Өлфәт» (1905–1907 еллар), «Дума» (1907 ел), «Ил» (1913–1914 еллар), «Милләт» (1913–1915 еллар), «әл-Мөнбәр» (1917–1918 еллар); гарәп телендә «әт-Тилмиз» (1906–1907 еллар); рус телендә «В мире мусульманства» (1911–1912 еллар), «Мусульманская газета» (1912–1914 еллар) газеталары; «Нәҗат» (1907 ел, татар телендә), «Мир ислама» (1912–1913 еллар, рус телендә) журналлары нәшер ителә.

Татарча әдәбият «Амәнәт» нәшрияты һәм басмаханәсендә, Бораганский И.М. басмаханәсендә, Максутов М.А. басмаханәсендә, «Өлфәт» басмаханәсендә (1906–1907 еллар) басыла. Р.Ибраһимов «Миръат» китаплар һәм брошюралар сериясен нәшер итә.

Петербург мөселманнары арасында мәгърифәт тарату җәмгыяте (1908–1917 еллар), Лигово станциясендә мөселманнар хәйрия җәмгыяте (1914–1917 еллар), мөселманнарның «Ислам вә мәгариф» мәдәни-агарту һәм хәйрия җәмгыяте (1916–1918 еллар), Польша татар студентлары түгәрәге (1907–1911 еллар), «Татар учагы» студентлар түгәрәге (1915–1916 еллар) эшли.

1910 елда Санкт-Петербургта «Идел буе төбәгендә мөселман татарлар йогынтысына каршы чаралар билгеләүче махсус киңәшмә» уздырыла.

Совет чорында

1918 елда Петроградта Мөселман социалистик (1918 елның июненнән – коммунистик) комитеты, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе оештырыла. «Кызыл Шималь» (1918–1921 еллар), «Чулпан» (1918–1919 еллар), «Шималь ягы» (1918 ел), «Ярлы халык» (1918 ел), «Кызыл портчы», «Ленинград эшчесе», газеталары чыга.

1920 еллар башындагы ачлык чорында (1921–1922 еллар) Идел буеннан китерелгән татар балалары өчен 13 ятимнәр йорты эшли (1921 ел). 1925–1927 елларда балаларны күпләп туган якларына кайтара башлыйлар, шуннан соң шәһәрдә татар балалары өчен 3 ятимнәр йорты (Каменный остров) кала.

1928–1931 елларда шәһәрдә Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшли. 1937 елга кадәр 4 татар мәктәбе, 2 татар театры, Шәрекъ һәм Татар мәгърифәт йортлары, төрле клублар була.

1938 елда гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар сыйныфлары бетерелә, 1940 елда Җамигъ мәчет ябыла. 1955 елда мөселман җәмгыяте теркәлә һәм Җамигъ мәчет мөселманнарга кире кайтарыла, озак вакытлар мәчет татар мәдәниятенең рәсми булмаган үзәге ролен үти (мәчетнең имамы – А.-Б.Исаев, 1975–1980 елларда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие).

Ленинград тирәсендәге сугышларда һәм блокаданы өзүдә күп кенә татарлар һәм татарстанлылар (шул исәптән Советлар Союзы Геройлары Г.Ә.Баһаветдинов, А.Х.Вәлиев, Ф.Г.Заһидуллин, Н.А.Козлов, И.М.Маннанов; Дан орденының тулы кавалерлары З.М.Арсланов, М.Н.Скрементов) батырлык күрсәтә. Ленинград фронтының сәяси идарәсе татар телендә «Ватанны саклауда» газетасын нәшер итә.

1968–1973 елларда Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтында Татар студиясе эшли.

Татар җәмгыяте тормышы

1987 елда татар җәмгыятьләре эшчәнлеге яңадан башланып китә, шәһәрдә М.Җәлил исем. Татар мәдәниятен яратучылар клубы (1989 елда – Ленинград татар мәдәни үзәге, 1992 елда «Нур» (2000 елдан – «Нур-Плюс») татар мәдәни җәмгыяте итеп үзгәртелә), «Йолдыз» кинолекторие һәм «Ак төннәр» татар балалар фольклор ансамбле оештырыла.

1996 елдан Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге эшли, 2015 елда аның каршында Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтының Мәгариф-мәдәни үзәге ачыла.

Татар милли-мәдәни автономиясе (1997 елдан, рәисе – Р.М.Яркәев), «Санкт‑Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы (2005 елдан, рәисе – Р.Т.Мәһдиев ), «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Санкт-Петербург филиалы (2001 елдан), Кронштадт шәһәре «Татулык» татар-башкорт җәмгыяте (рәисе – Г.М.Немчинова), Санкт-Петербург татар морзалары мәҗлесе (башлыгы – С.Т.Хәсәнов), «Питер буйлары» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге (рәисе – Р.Хучашев), «Татарстан» Санкт-Петербург җәмгыяте, Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе (2013 елдан, рәистәшләре – К.Н.Әхмәдиев һәм Н.Р.Шабанов) бар.

«Санкт-Петербургта Ислам динен, ислам мәдәниятен һәм мөселман гореф-гадәтләрен торгызу» һәм «Петербург Сабантуе» (1998 елдан) фондлары эшли.

«Шатлык» (1994 елдан) һәм «Ак калфак» татар фольклор ансамбльләре, «Болгар иле» һәм «Оседлое кочевье» (1987 елдан) рәссамнар төркемнәре бар. 1990 елдан рус-татар «Нур» газетасы яңадан чыга башлый. «Восточный Петербург», «Ак калфак»,«Нур – Петербург»; хәзерге вакытта «Нур – Свет»,«Нур» (Санкт‑Петербург һәм Россия Федерациясенең Төньяк-көнбатыш төбәге мөселманнарының диния нәзарәте) һәм «Минбар» (Россия Федераиясе мөселманнарының диния нәзарәте) нәшер ителә.

1991 елда «Татарт» беренче гомумтатар сынлы сәнгать күргәзмәсе уздырыла. Дәүләт Эрмитажында татар тарихына кагылышлы 7 меңләп мәдәният ядкәре (шул исәптән «Кубрат хан хәзинәләре» һәм «Алтын Урда хәзинәләре» тупланмалары) саклана. Россия этнография музее фондларында татар халкының 4 меңнән артык матди мәдәният эшләнмәләре (киемнәр, бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары) исәпләнә, Россия Фәннәр академиясе китапханәсендә татар китаплары тупланмасы («Казан фонды») саклана.

Санкт-Петербургата Ш.К.Әхмәтшинның «Татарлар Ватанга хезмәттә» китаплар сериясе (Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге, 2012 ел) нәшер ителә.

1996 елда Татарстан белән Санкт-Петербург арасында тыгыз фәнни-мәдәни багланышлар урнаша. 1996 елда Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасында икътисад, фән-техника һәм мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлек принциплары турында килешүгә кул куела. 2003–2005 елларда Санкт-Петербургның 300 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган берничә уртак икътисади һәм мәдәни чара уздырыла (шул исәптән Санкт-Петербургта Казан урамы реконструкцияләнә).

Кронштадт (Санкт-Петербургның шәһәр яны муниципаль берәмлеге) һәм Яшел Үзән (Татарстан Республикасы) шәһәрләре арасында тыгыз мәдәни һәм икътисади бәйләнешләр урнаша, Казан шәһәр хакимияте Балтыйк флотының кайбер корабльләренә шефлык итә.

Татар эшкуарларының матди ярдәме белән Җамигъ мәчеттә реставрация эшләре башкарыла, Җ.Пончаев исемендәге квартал мәчете төзелә (2006 ел, архитекторы – Р.В.Әхмәтханов).

«Санкт‑Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» оешмасы меценат әгъзалары Яңа Волков зиратының татар өлешендә өмәләр оештыралар, китаплар бастыру, концертлар һәм гастрольләр, ифтар һәм башка чаралар уздыру өчен акчалата ярдәм күрсәтәләр.

Төбәкнең татар җәмәгатьчелеге А.Баязитов (2003 елда – истәлек тактасы, 2010 елда – бюсты, 2011 елда шартлы кабере өстенә кенотаф куела), Г. Тукай (2006 елда – һәйкәл, 2007 елда истәлек тактасы куела), М. Җәлил (2011 елда һәйкәл куела), Пискарёвка зиратындагы сугышчы – татарстанлылар исемнәрен (2001 елда истәлек тактасы куела), Левашов зиратында репрессия корбаннары булган татарлар истәлеген (2019 елда һәйкәл куела) мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә; Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университеты (2007 ел) һәм икенче балалар хастаханәсе (2009 ел) биналарына Г.А.Баировка истәлек тактасы куела.

Күренекле кешеләре

Санкт-Петербургта флот генерал-майоры И.И.Исламов (Кронштадта туган); шәркыятьче галим В.С.Яхъя; исламны өйрәнүче галим Р.И.Беккин; табибләр А.М.Рафиков, А.Ф.Урманчиева; философ Р.Х.Бариев; икътисадчы Р.Г.Исләев; журналист Р.Х.Теләшов; балет артистлары Т.Б.Балтачиев, Н.В.Балтачиева; дирижер Р.Ә.Мартынов; җырчы С.А.Ялышева; рәссам С.М.Бәхтиярова; сынчы В.З.Абдуллина туган.

Дин галиме М.Бигиев, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Нигъмәтуллин (Буби), дин эшлеклеләре Б.Н.Исаев, Җ.Н.Пончаев, хәрби башлыклар М.М.Әһлиуллин, В.Р.Акчурин, Ф.М.Әхмәтвәлиев, В.А. Бәдертдинов, Р.И.Галимов, М.Җ.Искәндәров, М.Х.Коләхмәтов, Ю.М.Хәлиуллин, Р.М.Йосыпов; агроном‑селекционерлар Ф.Х.Бәхтиев, Ш.Г.Бексиев, Р.Һ.Макашева, Ә.Т.Мещеров; астроном Ш.Г.Шәрәф, библиограф Э.К.Сәгыйдова, шәркыятьче галимнәр Г.Т.Таһирҗанов, Ә.Б.Халидов, геолог Р.С. Сәхибгәрәев, геофизик Л.Р.Рәкыйпова, тарихчы З.Ш.Янгузов, математик И.А.Ибраһимов, табибләр Г.А.Баиров, Р.Г.Имангулов, Ф.Х.Кутушев, Р.Г.Хантимеров, Р.Х.Яфаев; оптик Д.Д.Максутов, педагог һәм археограф С.А.Алимов, философ К.Н.Хәбибуллин, химик Г.А. Шаһисолтанова, икътисадчылар Ш.М.Валитов, Н.Ф.Газизуллин, Р.З.Сәйфуллин ; электротехник М.Х.Макашев, юрист һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Ф.Исмәгыйлов, тел галиме Ү.Ш.Байчура, Ә.Р.Тенишев, актерлар Э.Г.Җиһаншина, А.З.Либабова, балет артисты Р.Х.Нуриев, скрипкачы И.М.Аитов, җырчы А.Н.Әсәдуллин, нәкышьчеләр Ф.Г.Әминов, Р.А.Гыйләҗев, театр һәм кино рәссамнары Р.Р.Доминов, В.С.Рәхмәтуллина, гамәли-бизәлеш сәнгате рәссамы М.Тажибаев, сынчылар М.К.Байкиев, Ә.Г.Зыякаев, биатлон буенча олимпия чемпионы Р.И.Сафин тормышлары һәм эшчәнлекләре Санкт‑Петербург шәһәре белән бәйле.