Гомуми мәгълүмат

Санкт-Петербургтан 46 км ераклыкта урнашкан. 1499 елдан мәгълүм.

Халкы – 96334 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 480 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Гатчинага XVIII йөзнең икенче яртысында күпләп күчеп утыра. 1897 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Гатчинада 32 татар яши.

XX йөз башында Гатчинода яшәгән күренекле татарлар: И.И.Байбуров, чыгышы белән Рязань губернасының Касыйм өязе крәстияннәреннән, Гатчина вокзалларының берсендә буфеты була, шулай ук Гатчина волостенең санитар попечителе итеп сайлана; К.Сәйфуллин, чыгышы белән Түбән Новгород губернасының Сергач өязе крәстияннәреннән, Малогатчинская (хәзерге Соборная) урамында әзер кием кибете була.

Татарларның Гатчино шәһәренә чираттагы күчеше 1920–1930 еллар чигендә була (күбесе –көчләп күмәкләштерүдән качып, революциягә кадәр үк Гатчинога күчеп утырган туганнары янына Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районыннан күчеп килүчеләр).

1999 елдан "Юлдаш” татар-башкорт җәмгыяте бар. 2001 елдан татар телен һәм ислам мәдәниятен өйрәнү якшәмбе мәктәбе эшли.