Мәйданы — 64589 км2.

Үзәге — Рига.

Халкы — 2067 мең кеше (2011), 3040 татар (2002).

Латвия Республикасы территориясенә татарлар XIX йөздә килә. 1897 елгы мәгълүматларга караганда, анда 1525 татар (нигездә, Елгава шәһәрендә урнашкан хәрби частьлар солдатлары) яши.

1890 елда Ригада мөселман зираты ачыла, 1902 елда мөселман җәмгыяте теркәлә. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Латвиядән татарлар күпләп китә. Шуңа да карамастан, 1920–1944 елларда Ригада мөселман мәхәлләсе эшли. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Даугавпилс шәһәренең Двина крепостендә немец концлагере оештырыла, тоткыннар арасында татарлар һәм Татарстаннан чыккан кешеләр (шул исәптән шагыйрь М.Җәлил) була.

Сугыштан соң Латвия Республикасында татар халкының саны, нигездә, элеккеге хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм техник интеллигенция вәкилләре исәбенә арта (1959 елда — 1811, 1970 елда — 2671, 1979 елда — 3764, 1989 елда — 4828, 1996 елда — 3535 кеше).

1988 елда Ригада Латвия татарларының «Идел» (беренче рәисе З.Л.Зәйнуллин, соңрак И.С.Сабитов) җәмгыяте, 2000 елда «Чишмә» татар-башкорт мәдәни җәмгыяте (филиаллары Вентспилс һәм Даугавпилс шәһәрләрендә; рәисе З.З.Зәйнуллин), 1994 елдан «Ак калфак» татар халыкара хатын-кызлар берләшмәсе филиалы (җитәкчесе Г.Сабитова) эшли.

1991 елда Ригада татар телен укыту буенча якшәмбе татар мәктәбе ачыла, Латвия радиосында даими (айга 1 тапкыр) татарча радиотапшырулар чыга башлый, шул вакыттан башлап ел саен татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе үткәрелә.

2000 елдан «Чишмә» җәмгыяте каршында шул исемендәге вокаль ансамбль (сәнгать җитәкчесе Ф.Булушева), татар якшәмбе мәктәбе һәм китапханә эшли, кварталга бер тапкыр татарча «Чишмә» исемле хәбәрче газета чыга.

1990 елның декабрендә Ригада Татар ислам үзәге оештырыла, 1994 елда шәһәр мөселман җәмгыяте (рәисе И.К.Сабитов) теркәлә. 1991 елдан ел саен Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре үткәрелә, шул ук вакытта башкала бистәсе — Яунциемста икенче мөселман зираты ачыла.

Хәзерге вакытта Латвияда 10 мөселман җәмгыяте эшли. Татарстан белән Латвия арасында мәдәни һәм икътисади бәйләнешләр урнаша.

1990 елда Латвия Республикасында Татар академик театры гастрольләре уза. Рига һәм башка шәһәрләрдә татар артистлары (И.Шакиров, В.Ганиева, В.Гыйззәтуллина, Л.Әхмәтова, А.Галимов, А.Әсәдуллин) чыгыш ясый. 2003 елда Ригага «Бөек Идел юлы» халыкара фәнни конференциясе делегатлары килә. «Татарстан-Балтия» сәүдә йорты (президенты З.З.Зәйнуллин) ТР белән икътисади элемтә урнаштыра.

Автор — И.К.Сабитов