Гомуми мәгълүмат

Курган өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1924 елда Усть-Уйский районы буларак оештырыла, 1962 елдан хәзерге исемен йөртә. Мәйданы – 3445,6 кв.км. Үзәге – Целинный авылы (Курган шәһәреннән 219 км читтә урнашкан).

Халкы – 15443 кеше (2015 ел). Татарлар 2010 елда – 1043 кеше (2002 елда – 1346 кеше).

Тупланып Зур Дубровный (286), Өчкүл (171 кеше), Белозёрки (80) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Идел буе татарларының Целинный районы территориясенә күпләп күченүләре XIX йөзнең 80 елларына туры килә. Бу чорда Дубровный (хәзер Зур Дубровный), Өчкүл (1920 еллар ахырында бу авылдан күченүчеләр Белозёрки авылын нигезлиләр) авылларына нигез салына. 1920 елларга кадәр аларда мәчетләр була.

Зур Дубровный һәм Белозёрки авыллары башлангыч мәктәпләре каршында татар милли йолалары һәм гореф-гадәтләре өйрәнелә торган түгәрәкләр эшли; «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» уку курслары кысаларында ислам мәдәнияте нигезләре укытыла.

Зур Дубровный һәм Өчкүл авыллары мәдәният йортларында татар музыка һәм бию түгәрәкләре эшли. «Умырзая» кызлар вокаль төркеме (Зур Дубровный авылы) – «Җидегән чишмә янында» төбәкара татар мәдәнияте фестивале дипломанты. Сабан туе, «Чәчәк бәйрәме» үткәрелә.

 Зур Дубровный авылында мәчет, Өчкүл һәм Белозёрки авылларында мөселман җәмгыятьләре эшли.