Гомуми мәгълүмат

Көнчыгыш һәм Үзәк Себердә, Енисей елгасы бассейнында, Себер федераль округында урнашкан. 1934 елда оештырыла.

Мәйданы – 2339,7 мең кв.км. Үзәге – Красноярск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 3354 км көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 2866490 кеше (2010 ел), шул исәптән Красноярскта – 1067,9 мең кеше (2016 ел).

Татарлар 2010 елда – 34828 кеше (1959 елда – 40 мең, 1970 елда – 46,5 мең, 1979 елда – 50 меңләп, 1989 елда – 49,5 мең, 2002 елда – 44,4 мең кеше).

Татарлар, башлыча, Красноярск (2010 елда – 9466 кеше), Лесосибирск (4611), Норильск (2972), Ачинск (972), Назарово (946), Канск (846), Шарыпово (812), Минусинск (789), Железногорск (767), Енисейск (463), Игарка (600) шәһәрләрендә, шулай ук Пировский (1994 кеше), Казачинск (980), Зур Морты (825), Ужур (757), Бирилюссы (459), Енисейск (430), Назарово (409), Богучаны (388), Емельяново (358), Таймыр Долгано-Ненецк (326), Минусинск (263) һәм Курагино (208) районнарында яши.

Край территориясендә татарлар

Край территориясендә Урта Идел һәм Урал буе татарлары XVII йөзнең беренче яртысында күренә башлый. Йомышлы татарлар XVIII йөз ахырында бөтен төбәккә таралалар.

Татарлар саны Транссебер магистрале төзелеше (1891–1916 еллар), Столыпин аграр реформасын үткәрү (1906 ел) һәм Идел буендагы 1921–1922 еллардагы ачлык чорында күпкә арта: 1897 елдан 1926 елга кадәр – 6 меңнән 23,8 мең кешегә кадәр.

Татар җәмгыяте тормышы

1908 елда Красноярскта мәчет һәм мәктәп ачыла. Мәчетләр Енисейск шәһәрендә (1905 ел), Казанка (1911 ел), Долгово (1915 ел) авылларында да ачыла.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң партия органнары структурасында һәм халык мәгарифе системасында татар секцияләре оештырыла.

1924 елгы мәгълүматларга караганда, край территориясендә 12 татар мәктәбе, 9 наданлыкны бетерү пункты, 4 уку өе, 4 кызыл почмак һәм шәһәр клублары каршында 4 секция эшли. 1941 елда 39 башлангыч, 3 тулы булмаган татар урта мәктәбе эшли. 1941 елда Енисейск шәһәрендә татар педагогика училищесенең татар бүлеге ачыла.

1928 елга кадәр Красноярскта Сабан туе бәйрәме үткәрелә (авылларда гореф-гадәт 1940 елларда да саклана), 1960–1980 елларда шәһәргә Татарстаннан иҗат коллективлары килеп тора.

Хәзерге вакытта крайда «Яр» Красноярск крае милли-мәдәни автономиясе (2007 елдан, оешманың һәм татар җәмгыятенең эшчәнлеген аның yar24.ru сайты яктырта), Красноярск шәһәрендә «Яңарыш» татар милли-мәдәни автономиясе (1998 ел), Лесосибирскида – «Дуслар» (2002 елдан, 1991 елдан «Ватан» татар мәдәни агарту үзәге), Норильскта – «Берлек-Союз» (2005 елдан), Шарыпово шәһәрендә «Яңа Гасыр» (2010 елдан) милли-мәдәни автономияләре, шулай ук «Кызыл Яр» төбәк татар яшьләре оешмасы (2012 елдан) эшли.

Красноярск шәһәрендә «Йолдыз» вокаль-хореография ансамбле (1989–1999 елларда – «Истоки», 1999–2007 елларда – «Чишмә», 2009 елдан – халык ансамбле), «Дуслык» (Железногорск шәһәре), «Умырзая» (Шарыпово шәһәре), «Бәйрәм» (Ачинск шәһәре), «Туган тел» (Енисейск шәһәре), «Язлар» һәм «Хәерле кич» (Лесосибирск шәһәре), «Бәхет кошы» (2015 елдан – халык ансамбле, Шарыповск районы), «Йолдыз» (Абанск районы), «Чулпан» һәм «Долговчанка» (Пировский районы), «Идел» (Олы Улуй районы), «Мөслим кызлары» (Бирилюссы районы), «Бәхет утлары» (Зур Морты районы), «Яшьлек» һәм «Сандугач» (Казачин районы), «Агыйдел» (Назарово районы) һ.б. татар үзешчән иҗат коллективлары бар.

2003 елдан Красноярскта «Нур» газетасы рус һәм татар телендә нәшер ителә. Казачин районының Отношка авылы мәктәбендә татар теле предмет буларак, Зур Морты районының Югары Казанка, Олы Улуй районының Елга, Пировский районының Икшермә һәм Солоуха,Ужур районының Берёзовый Лог авыллары мәктәпләрендә татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә. Красноярск һәм Шарыпово шәһәрләрендә якшәмбе мәктәпләре эшли.

Төбәк фәнни китапханәсендә, 40 тан артык шәһәр һәм авыл мәктәбендә татар әдәбияты бүлекләре эшли (алар өчен Татарстан Республикасыннан 5 меңнән артык китап китерелә).

Край территориясендә 18 мәчет һәм 4 гыйбадәтханә эшли, 17 мөселман оешмасы исәпләнә, шул исәптән Красноярск крае мөселманнарының бердәм дини идарәсе.

1990 еллар уртасыннан 20 дән артык торак пунктта Сабан туе яңадан үткәрелә башлый; 2015 елда Красноярскта 40 тан артык кеше катнашкан 15 нче федераль Сабан туе үткәрелә. 2005, 2010 һәм 2013 елларда Ачинск, Красноярск, Лесосибирск шәһәрләрендә, Зур Морты районының Югары Казанка, Пировский районының Икшермә һәм Солоуха авылларында Татар мәдәнияте көннәре булып уза, 2015 елда «Красноярск сандугачлары» I Край фестиваль-конкурсы үткәрелә.

1998 һәм 2013 елларда – Красноярск крае һәм Татарстан Республикасы арасында икътисад, фән-техника, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләргә, 2001 елда Казан һәм Красноярск шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела.

Күренекле кешеләре

Красноярск краенда:

  • Дан орденының тулы кавалеры М.Н.Мөхәммәтҗанов (Зур Морты районының Куртинка авылы),
  • 1982–1985 елларда ТАССР Министрлар советы рәисе И.Х.Садыйков (Төньяк Енисейск районы Вельмо-2 поселогы),
  • контрадмирал Ә.И.Бичурин,
  • тарих фәннәре докторы А.А.Хисаметдинов (Хатанга районы Каяк авылы),
  • медицина фәннәре докторы Г.Г.Манашев,
  • техник фәннәр докторлары Р.А.Җиһаншин, Р.Ә.Нәзиров, Г.П.Хәмитов (Удерей районы Мотыгино авылы) һәм Л.Г.Шәймәрданов,
  • физикаматематика фәннәре докторы М.И.Бичурин (Удерей районы Мотыгино авылы),
  • скульптор З.А.Хәбибуллин,
  • халыкара класслы спорт остасы (регби) Р.Г.Бикбов туган.

Техник фәннәр докторлары Н.Х.Заһиров һәм Р.Х.Йосыпов, математик Ш.Г.Даутов, язучы Р.Х.Суфиев (Солнцев), Россия сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы Р.И.Яушев, альпинизм буенча СССРның спорт остасы Р.Р.Хәйбуллинның тормышы һәм эшчәнлеге Красноярск крае белән бәйле.