Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның көньяк өлешендә урнашкан. Үзәге – Олы Улуй авылы (Красноярсктан 227 км читтә урнашкан).

Халкы – 7800 кеше (2015 ел), шул исәптән татарлар – 235 кеше (1959 елда – 503, 1970 елда – 510, 1979 елда – 414, 1989 елда — 254, 2002 елда – 234, 2010 елда  – 188 кеше).

Елга (220 кеше), Олы Улуй (15 кеше) авылларында тупланып яшиләр.

Район территориясендә татарлар

Олы Улуй районы территорияләренә татарлар (Чулым татарлары) элекке заманнардан ук килеп урнашалар.

XIX йөз ахырында Транссебер тимер юл магистрале төзелү уңаеннан Россиянең үзәк өлкәләреннән монда татарлар күчеп килә. 1926 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, алар районның 5 торак пунктында: Олы Улуй, Баженовка, Берёзовка, Кумыры, Сучково авылларында яшиләр.

1929 елда Елга авылына нигез салына һәм тирә-як авыллардан татарлар шунда күченә.

Татар җәмгыяте тормышы

1930–1950 елларда җирле мәктәптә укыту татар телендә алып барыла, 1990 елдан татар теле предмет буларак, хәзерге вакытта факультатив рәвештә өйрәнелә.

1979 елдан авыл клубы каршында «Идел» милли фольклор төркеме эшли.

2011 елда Елга авылында мәчет ачыла. Корбан бәйрәме, Сабан туе, Ураза бәйрәме үткәрелә. Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә Татарстан белән элемтә урнаштырылган.