Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның көньягында урнашкан. Мәйданы – 2,95 мең кв.км. Үзәге – Боготол шәһәре (Красноярскидан 252 км читтә урнашкан, административ яктан район составына керми).

Халкы – 10308 кеше, Боготол шәһәрендә – 20545 кеше (2015 ел). Татарлар 2010 елда районда – 127, Боготол шәһәрендә – 259 кеше. Шулдат авылында (1849 елда нигез салына) тупланып яшиләр (80 нән артык кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

1898 елда мәчет төзелә. 1960 елга кадәр җирле башлангыч мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.

Хәзерге вакытта авыл клубы каршында «Айгөл» ансамбле эшли, Сабан туе, татар теле һәм мәдәнияте дәресләре үткәрелә. Боготол шәһәрендә «Вагинские напевы» (җитәкчесе – Р.Х.Исәнгулов) ансамбле (татар мәдәниятен үстерүдә дә катнаша) эшли.