Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 9,5 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Абан поселогы (Красноярсктан 309 км читтә урнашкан).

Халкы – 20371 кеше (2016 ел). Татарлар 2010 елда – 346 кеше. Күпчелек өлеше Эстәрлетамак шәһәре (хәзерге Башкортстан Республикасы) тирәсеннән күчеп килүчеләр нигез салган Эстәрлетамак авылында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1924–1953 елларда Эстәрлетамак мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла. 1932 елда авылда «Кызыл Юл» авыл хуҗалыгы артеле оештырыла. Хәзерге вакытта авыл мәдәният йорты каршында «Йолдыз» фольклор ансамбле эшли. 1980 елдан ел саен Сабан туе үткәрелә.