Эчтәлек

Элә елгасы

XIX йөз уртасында Голҗа Кытай белән Россия империясе арасындагы сәүдәдә мөһим роль уйный башлый. Голҗа килешүе нигезендә 1851 елда пошлинасыз сәүдә итү хокукы алган рус гражданнарының мәнфәгатьләрен яклау өчен биредә рус консуллыгы оештырыла; шул вакыттан Голҗага Урта Идел, Казакъстан һ.б. җирләрдән татар сәүдәгәрләре үтеп керә башлый.

1900 елда имам-хатиб К.Ваһапов Голҗада «Нур» мәдрәсәсе ача (1914 елда Габдулла Буби аны яңача укыта торган «Нур» мәктәбе итеп үзгәртә). 1950 еллар уртасына кадәр Голҗада татар мәктәбе эшли.

Голҗадан күренекле хәрбиләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Ф.Мөслимов, Р.Сәфәргалиев, Х.Юничев, бертуган М. һәм Ә.Исхаковлар һ.б. чыккан.

1950-1960 елларда, Кытайда мәдәният революциясе чорында, Голҗа татарларының шактый өлеше СССРга кайта.

Г.Н.Хисамиева архивыннан. 2017 ел

XIX г. башында Голҗа шәһәре имамы Кәшфеласрар Ваһапов яшәгән йорт. Голҗа шәһәре

Әдәбият

Госманов М. Чәчелгән орлыклар: Голҗа татарлары // Казан утлары. 1992. № 3-4;

Татарларның кыскача тарихы. Урумчи, 1988.

Автор — М.Г.Госманов