Биографиясе

1925 елның 19 гыйнвары, Алабуга шәһәре – 2006 елның 11 октябре, Казан.

Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый (1950).

Беренче тапкыр Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Трике («Евгений Онегин», П.Чайковский) партиясен башкара; 1950–1990 елларда театрның әйдәп баручы солистларыннан берсе.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Азат Аббасов. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

А.З.Аббасов Түләк («Түләк һәм Сусылу», Н.Җиһанов) ролендә

А.З.Аббасов Ричард («Бал-маскарад», Дж.Верди) ролендә

А.З.Аббасов Кенәз Шуйский («Борис Годунов», М.Мусоргский) ролендә

А.З.Аббасов Көнбатыш Европа, рус классиклары һәм хәзерге заман композиторларының операларында, оперетталарында, музыкаль комедияләрендә үзен героик-эпик, фаҗигале рухтагы партияләрне башкарырга сәләтле җырчы итеп таныта.

Йөздән артык опера партиясендә: Фауст («Фауст», Ш.Гуно), Ричард («Бал-маскарад», Дж.Верди), Рудольф, Каварадосси, Пинкертон («Богема», «Тоска», «Чио-Чио-Сан», Дж.Пуччини), Самозванец («Борис Годунов», М.Мусоргский), Синодал («Демон», А.Рубинштейн), Андрей («Семья Тараса», Д.Кабалевский), Алексей («Оптимистическая трагедия», А.Холминов), Сергей («Катерина Измайлова», Д.Шостакович) һ.б. образлар тудыра.

И.Штраусның «Летучая мышь» һәм «Цыганский барон», Ф.Лоуның «Моя прекрасная леди», К.Листовның «Севастопольский вальс», Р.Гаджиевның «Ромео – мой сосед» оперетта һәм мюзиклларында баш рольләрне башкара. Татар композиторларының «Алтынчәч», «Җәлил», «Түләк һәм Сусылу» (Н.Җиһанов), «Самат» (Х.Вәлиуллин), «Башмагым» (Җ.Фәйзи) әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә төп партияләрне башкарып, милли муз. сәхнә сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә.

1955–1962 елларда А.З.Аббасов Татар акад. театры сәхнәсендә К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (С.Сәйдәшев музыкасы) спектаклендә Булат ролен зур уңыш белән башкара. Актив рәвештә концерт эшчәнлеге алып бара, татар композиторлары С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарёв һ.б.ларның вокаль әсәрләрен радио, телевидениедән башкара.

А.З.Аббасов – кабатланмас матур тембрлы тавышка ия җырчы; вокаль һәм актёрлык осталыкларын органик куша белүе белән башкару культурасының югары баскычына күтәрелә. «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясе фондларында аның башкаруында йөздән артык язма саклана.

Әдәбият

Бикчурина Ф. Бәхет китерүче осталык: А.Аббасовка 60 яшь // Казан утлары. 1985. № 1.

Народные артисты. К., 1980.

Полежаева Е. Небо! Небо! // Театр. жизнь. 1964. № 16.

Ванслов В. Пробиваясь сквозь тьму // Театр. жизнь. 1965. № 11.

Аббасов Азад Зиннатович // Музыкальная энцикл. М., 1973. Т. 1.