Урта Азиядәге чиктә рус-кытай сәүдәсен җайга салу турындагы Голҗа шартнамәсе (1851) буенча рус сәүдәгәрләренә Чүгүчәктә сәүдә итү мөмкинлеге бирелә. Анда рус факториясе һәм консуллыгы ачыла. Чүгүчәк Россия һәм Кытай арасындагы сәүдәдә зур роль уйный.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан шәһәрдә Идел буеннан һәм Уралдан күченеп килгән татарлардан мәхәллә оеша башлый. Озак еллар дәвамында Чүгүчәкнең имамы, шулай ук шәһәрнең һәм округның казые К.Халиди була.

1930 еллар уртасына кадәр Чүгүчәктә татар сәүдәгәрләренең (башлыча Семипалатинскидан күченеп килүчеләрнең) берничә сәүдә компаниясе эшләп килә, алар Россия, соңрак СССР белән экспорт-импорт сәүдәсе алып баралар.

1917 елдан соң, бигрәк тә Казакъстанда күмәкләштерү һәм ачлык чорында (1930 еллар), Советлар Союзыннан күчеп килүчеләр хисабына Чүгүчәктәге татарларның саны шактый арта. 1950 елларда аларның күпчелеге СССР га килеп урнаша.

Автор — М.Г.Госманов

Кызыл мәчет. Чүгүчәк шәһәре