Урнашуы

Зеленодольск шәһәреннән 19 км көнчыгыштарак, Идел елгасының сулъяк яры (Куйбышев сусаклагычы) буенда урнашкан. Казан − Канаш линиясендәге тимер юл станциясе.

Тарихы

Авыл буларак XVII йөзнең икенче яртысында, XIX йөздә телдән язып алынган риваятьләргә караганда, Свиногорье авылыннан (хәзер ТРның Алабуга районында) чыккан юлбасар Василий тарафыннан нигезләнә.

1693 елдан Раифа Богородица монастыре вотчинасы. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән экономик, аннары дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, шулай ук балта эше, көймә ясау, балыкчылык кәсепчелеге, агач әзерләү һәм сату, кыршау ясау, кәрзин үрү, умартачылык таралган була.

Ильинский авылының Илья пәйгамбәр чиркәве мәхәлләсенә карый; элек-электән Петров көнендә балыкчыларны яклаучы Петр, Андрей, Иоанн, Иаков апостоллар хөрмәтенә хач күтәреп йөрү уздырыла (29 июнь).

1813 елда агачтан кәшәнә салына, аңа Раифа монастыреннән китерелгән, алтынланган калай белән тышланган, шул җирлектә хөрмәтләнүче агач хач куела.

1870−1872 елларда крәстияннәр һәм Раифа монастыре акчасына губерна земство технигы И.А.Александров проекты буенча таштан Крестовоздвижение чиркәве салына (беренче рухани – Е.П.Соколов), 1877 елда – чаң манарасы, 1907−1908 елларда җирле халык, фабрикант П.И.Богданов һәм Казан сәүдәгәре Л.А.Матвеевский акчаларына Николай Чудотворец һәм газап чигүче изге Арефа янкормалары төзелә (1938 елда чиркәү ябыла, шул исәптән кинотеатр буларак та файдаланыла, 1900 елда дин тотучыларга кайтарыла, реставрацияләнә; эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

1875 елда Раифа монастыре һәм Казан сәүдәгәре И.С.Кривоносов акчасына земство мәктәбе төзелә (1903 елда 41 ир бала һәм 14 кыз бала укый). 1903 елда мәктәп бинасы янып китә, ул вакытлыча файдалануга алынган биналарга урнаша. 1912 елда укытучылар өчен өч фатир белән агачтан эклектика стилендә яңа мәктәп бинасы салына; мәктәп бер сыйныфлыдан алтыеллык уку белән ике сыйныфлыга үзгәртелә (бина 2008 елга кадәр файдаланыла; хәзерге вакытта юкка чыккан).

1913 елда китапханә эшли башлый (беренче мөдире –Н.Н.Королёва).

1894 елда тимер юл станциясе ачыла (беренче исеме – Торки). 1895 елда “Паратский бүлемтегендә (Васильево авылы) дача тормышы оештыру җәмгыяте” булдырыла, таза тормышлы Казан кешеләре өчен дачалар (“Васильево” санаториесе территориясендә 1910 елларда салынган дача йорты саклана, архитектура истәлеге), курзал, су коену урыны һәм башкалар төзелә.

1901 елда П.И.Богданов тарафыннан сыра һәм шәраб шешәләре, тәрәзә пыяласы эшләп чыгаручы фабрика нигезләнә (225 эшче эшли, елына 150 мең сумлык продукция җитештерелә); фабрика эшләнмәләре Мәскәү (1906 ел) һәм Париж (1908 ел) сәнәгать күргәзмәләрендә алтын медальләргә лаек була.

XX йөз башында авылда шулай ук телефон станциясе (1902 елдан), тимерчелек, җил тегермәне, трактир, казна шәраб, 2 сыра һәм 7 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1738,1 дисәтинә тәшкил итә.

1897 елда авылда күренекле дин эшлеклесе Иоанн Кронштадский була һәм гыйбадәт кыла.

1902 елда Николай II нең тәхеткә утыруы хөрмәтенә Л.А.Матвеевский акчасына кәшәнә төзелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1928 елның 21 маеннан шәһәр тибындагы поселок статусын ала (эшчеләр поселогы), 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Васильево шәһәр җирлеге булып тора.

Хуҗалык итү рәвеше

1922 елда П.И.Богданов фабрикасы “Победа труда” пыяла заводына үзгәртелә. 1941 елда, Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән “Дружная горка” предприятиесе белән кушылганнан соң, завод термик чыдам боросиликат пыяла чыгара башлый; 1947 елдан илдә төп махсус термо- һәм реагентлыкка чыдам савыт-саба җитештерүче “Победа труда” химия лабораториясе приборлары һәм савыт-саба ясау заводы; 2004 елдан “Васильево пыяла заводы” акционерлык җәмгяте (көнкүрештә кулланылучы һәм башка савыт-саба җитештерә).

1926 елдан 2000 елларга кадәр Васильево агач комбинаты эшли (агач материаллары, агач-йомычка плитәләр, арболит панелләрдән торак йортлар, фибролит, агач эшләнмәләре, мебель, сувенирлар җитештерә; 2300 гә кадәр кеше эшли).

1928 елда беренче дәүләт икмәк пешерү йорты, 1958 елда аның базасында Васильево икмәк заводы ачыла (хәзер акционерлык җәмгыяте).

1930 елда “Красный трактор” колхозы оештырыла. 1931−1960 елларда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүгә махсуслашкан совхоз эшли. 1930 елларда − Васильево урманчылыгы, 1950 елларда Васильево механикалаштырылган махсус тәҗрибә урман сәнәгате хуҗалыгы булдырыла.

Хәзерге вакытта поселокта Зеленодольск тәҗрибә урман хуҗалыгы һәм Зеленодольск урманчылыгы дирекциясе урнашкан. 1960 елларда “Средневолжсксельэлектросетьстрой” трестының меканикалаштырылган 10 номерлы колоннасы оештырыла. Күп кенә төзелеш компанияләре, шактый күп санда сәүдә, җәмәгать туклану һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре эшли.

Сәламәтлек саклау

1921 елда Казан морзалары һәм сәүдәгәрләренең национализацияләнгән дачалары базасында ял йорты ачыла, 1924 елдан гомум профильдәге “Васильево”санаторие, 1934 елдан неврология авыруларын дәвалау юнәлешендә эшли башлый, санаторий каршында пионер лагеры, аналар һәм балалар өчен ял итү дачалары, 1941−1946 елларда 4088 номерлы эвакуация госпитале урнаша. Төрле елларда санаторийда М.Горький (1928 елда), М.Җәлил, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Фәйзи, Н.Җиһанов, большевик-ветераннар, хакимият һәм хуҗалык җитәкчеләре һәм башкалар ял итә.

1946 елдан йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы авыруларын дәвалау, бальнеоклиматик ысуллар куллану буенча махсуслаша. 1985−1989 елларда пионер лагеры базасында тагын бер дәвалау-сәламәтләндерү комплексы төзелә, 2000 елдан “Сосновый Бор” санаторие.

Шулай ук поселокта 60 бакчачылык ширкәте, ял итү базасы урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1951 елда Мари АССРның Муш-Мари поселогыннан тимер юл транспортының урман техникумы күчерелә, 1954 елдан – Васильево урман техникумы, 1962 елдан автотранспорт техникумы (1986 елда Казанга күчерелә).

  • Советлар Союзы Герое Н.Д.Волостнов исемендәге кадет мәктәпинтернаты (1971 елда типовой проект буенча яңа бина төзелә, 2014 елга кадәр 1 номерлы урта мәктәп; 1985 елда − мәктәп музее, 1999 елда “Истоки” тарих-төбәкне өйрәнү музее нигезләнә, җитәкчесе – М.В.Камалиева),
  • 2 номерлы урта мәктәп (2016 елдан Советлар Союзы Герое Н.Л.Соболев исемендә; 1929 елда эшче яшьләрнең җидееллык мәктәбе буларак ачыла, 1933 елдан яңа бинада урта мәктәп, 1943−1946 елларда 3652 номерлы эвакуация госпитале урнаша; 1985 елда типовой проект буенча яңа бина төзелә, 1993 елда Сугыш һәм хезмәт даны музее ачыла, җитәкчесе Р.Ю.Колесова),
  • 3 номерлы урта мәктәп (1997 елда нигезләнә, 2009 елдан яңа бинада), 6
  •  мәктәпкәчә учреждение,
  • Мәктәптән тыш эшләр үзәге (1953 елда пионерлар йорты буларак нигезләнә, 2006 елда аның тарих музее оештырыла, җитәкчесе – Е.А.Петрова),
  • сәнгать мәктәбе (2018 елдан, 1968 елда музыка мәктәбе буларак нигезләнә),
  • Зеленодольск сәнгать мәктәбе филиалы (1990 елдан),
  • спорт мәктәбе (1975 елдан), “УНИКС” баскетбол клубының спорт базасы (2004 елдан),
  • стадион,
  • “Васильево” универсаль спорт залы (2020 елдан),
  • мәдәният йорты (1983 елда аның каршында “Волжские зори” хоры оештырыла, 1990 елдан халык ансамбле, нигезләүчесе – Г.И.Петровых),
  • олылар һәм балалар китапханәсе,
  • район хастаханәсе (1929 елдан, 1919 елдан фельдшер пункты; 132 урынга исәпләнгән стационарны, поликлиника, хатынкызлар консультациясе, ашыгыч медицина ярдәме бүлеген үз эченә ала),
  • җамигъ мәчете (2001 елдан),
  • “Ихлас” мәчете (2010 елдан) эшли.

Поселок әйләнә-тирәсендә һәм территориясендә археология истәлекләре: I, II, III Cумка туктаулыгы (неолит чоры), Васильево туктаулыгы (бронза гасырның Казан яны культурасы) табылган.

Поселок янында “Сумка соры челән колониясе” ТРның табигать истәлеге урнашкан (1983 ел).

Күренекле кешеләре

А.Г.Белов (1970 елда туган) – полковник, Мәскәү югары гомумгаскәри командирлар училищесенең физик тәрбия кафедрасы башлыгы (2017 елдан);

В.П.Камчатнов (1920−1988) – медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

Н.Д.Кузнецов (1923−1974) – нәкышьче, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Н.Н.Лавров (1958 елда туган) − фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “КВАРТ” акционерлык җәмгыятендә цех башлыгы (1987−2008 елларда).

Поселок белән:

  • нәкышьче, график, Татарстан комсомолы премиясе лауреаты К.А.Васильевның;
  • Советлар Союзы Геройлары Н.Д.Волостнов (1940 еллар башында җирле урманчылыкта эшли, аның исеме белән урам һәм кадет мәктәпинтернаты атала), С.М.Бендиков һәм Н.Л.Соболев (Бөек Ватан сугышыннан соң яшиләр);
  • медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибе, Васильево җирле медицина берләшмәсендә табиб (1984−1985 елларда), баш табиб (1988−1999 елларда) булып эшләгән Ф.Ф.Гатинның;
  • филология фәннәре докторы, җирле мәктәптә укытучы булып эшләгән (1975−1978 елда) А.Г.Садыйкованың тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

К.А.Васильев биредә 1949 елдан яши, 1961 елдан рәсем һәм сызым укытучысы, рәссам-бизәүче булып эшли. 1996 елда аның йортында мемориаль музей ачыла. Мәйданы 53,3 кв.м; экспозициядә рәссамның шәхси әйберләре, документлар, фоторәсемнәр, китаплар, грмпластинкалары, аның турында басылып чыккан хезмәтләр, күп кенә картиналары урын алган. Фондта 555 саклау берәмлеге бар. Җирле зираттагы кабере республика күләмендә әһәмияткә ия мәдәни истәлек булып тора.

Халык саны:

1782 елда  − 116 ир заты;
1859 елда — 686,
1897 елда — 981,
1908 елда — 815,
1920 елда — 1355,
1926 елда — 1591,
1940 елда — 10176,
1989 елда — 18776,
2002 елда — 16846,
2010 елда — 16953,
2017 елда — 17341 кеше (руслар — 66%, татарлар — 31%).