Эчтәлек

Тарихи яктан левират борынгы төркемле өйләнешү мөнәсәбәтләре традицияләренә барып тоташа (левиратлы полиандрия). Патриархат левират шартларында әлеге йоланың таралуына өйләнешү түләве барлыкка килү сәбәп була. Үлгән кешенең балалары булмаса, левират нәселне дәвам итүнең мәҗбүри булуын күздә тоткан дини карашлар белән дә хуплана.

Күп кенә халыкларда, шул исәптән татарлар арасында да таралган була. Татарларда шулай ук башка йола — сорорат (лат. soror — сеңел), тол ирнең үлгән хатынының сеңлесенә (балдызга) өйләнү гадәте дә билгеле. Мондый өйләнешү беренче никахтан туган балаларны тәрбияләүне кайгырту булса да, еш кына кабат никахка кергәндә яңа түләүдән — калымнан котылуны да күздә тоткан.

Әдәбият

Мусина Р.Н. Семья и семейный быт // Татары. М., 2001;

Народы России: Энцикл. М., 1994.

Автор — Ф.Ф.Гулова