Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Егорьево авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елларда авылда XIX партсъезд исемендәге колхоз утары урнаша (1958 елдан юкка чыккан Маевка авылы составында). 1967 елда “Комбайн” (Березовка авылы) һәм XIX партсъезд исемендәге колхозлар “Октябрьнең 50 еллыгы” исемендәге колхозга (үзәк утары Каип авылында) берләштерелә. 1978 елда “Каип”совхозы итеп үзгәртелә, 1995 елдан – “Каип” крәстиян хуҗалыгы, 2003 елдан – “Заря” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәгариф

Авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1920 елда – 116,
1926 елда – 144,
1938 елда – 60,
1949 елда – 57,
1958 елда – 272,
1970 елда – 229,
1979 елда – 138,
1989 елда – 57,
2002 елда – 96,
2010 елда – 77,
2017 елда – 79 кеше (руслар – 54%, татарлар – 45%).