Административ-территориаль буйсынуы

1928 елда Иске Иштирәк авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Шөгер волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Иске Иштирәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елдан – авыл Куйбышев исемендәге колхоз, 2002 елдан “Керкәле” ябык акционерлык җәмгыяте составында. Хәзерге вакытта – “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2004 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Күбәләк” хореография коллективы (2017 елдан) эшли.

Халык саны

1938 елда – 397,
1949 елда – 391,
1958 елда – 379,
1970 елда – 242,
1979 елда – 244,
1989 елда – 123,
2002 елда – 130,
2010 елда – 122,
2017 елда – 111 кеше (татарлар).