Биографиясе

1911 елның 14 сентябре, Казан губернасы Лаеш шәһәре — 1981 елның 26 феврале, Казан.

1926 елда «Электра» кинотеатрында киномеханик өйрәнчеге.

1929–1930 елларда киномеханиклар курсларында, 1949 елда — Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институты каршындагы камилләштерү курсларында.

1951–1953 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы совет партия мәктәбендә укый.

1931–1932 елларда «Первый Звуковой» (элекке «Электра») кинотеатры администраторы, 1932–1933 елларда «КИМ» кинотеатры, Эшче яшьләр театры, 1933–1938 елларда «Электро» кинотеатры директоры.

ТАССР ХКС каршындагы Татар кино тресты (Татар кинопрокаты) җитәкчесе, 1940–1951 елларда ТАССР ХКС (1946 елдан — МС) каршындагы Кинофикация идарәсе башлыгы, 1953–1955 елларда мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан өлкә комитеты рәисе, 1955–1961 елларда ТАССР мәдәният министры урынбасары, 1961–1974 елларда — Казан кинохроника студиясе, 1974 елдан СССР Кинематографистлар берлеге каршындагы кино сәнгатен пропагандалау буенча Татар өлкәара бюросы директоры.

Талантлы оештыручы, республика һәм Идел буе регионы кинематографиясе үсешендә мөһим роль уйный, кинематография объектларының материаль-техник җирлеген ныгытуга, кадрлар булдыруга зур өлеш кертә. Ул эшләгән вакытта Казан кинохроника студиясендә илдә иң яхшылардан саналган кинооператорлар мәктәбе оештырыла, Казан студиясендә эшләнгән фильмнар бөтенсоюз, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрдә танылу таба.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.П.Алексеева