- РУС
- ТАТ
төзелеш механикасы өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре кандидаты (1946), профессор (1967)
1908 елның 9 марты, Сембер губернасы Сембер шәһәре — 1975 елның 30 апреле, Казан.
1934 елда Казан авиация институтын (1 нче диплом иясе) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
Самолётлар конструкцияләү һәм проектлаштыру (1937–1941, 1942–1944, 1947–1951), самолёт җиһазлары (1951–1954), гироскопик приборлар һәм җайланмалар (1954–1971) кафедралары мөдире; бер үк вакытта самолётлар төзү (1949–1951), радиотехника (1952–1953) факультетлары деканы; приборлар һәм автоматлар факультетын оештыручы һәм аның деканы (1952–1958).
Хезмәтләре гироскопик техникага, самолётларны ныклыкка исәпләүгә карый. Максимов реактив «катюша» миномётларын җитештерүне оештыру (1941–1942), тәҗрибә очкыч аппаратларын проектлаштыру һәм төзү эшләре белән җитәкчелек итә.
Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә..
Расчёт касательных напряжений в стыковых узлах деревянных лонжеронов // Тр. Казан. авиац. института. 1946. Вып. 17;
Поведение гировертикали с шариковой коррекцией вблизи истинной вертикали // Тр. Казан. авиац. института. 1960. Вып. 59;
Расчёт параметров гирополукомпаса. К., 1964.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.