Биографиясе

1943 елның 11 декабре, Бондюг, хәзерге Менделеев районы Бәзәкә авылы – 1993 елның 19 апреле, шунда ук.

Алабуга педагогия институтын тәмамлый (1966 ел).

Хезмәт эшчәнлеге Менделеев районы белән бәйле: мәктәп укытучысы, Г.Тукай исемендәге колхоз рәисе (1986–1990 еллар), 1990 елдан халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1991 елдан «Татарстан» совхозы рәисе.

Иҗаты

«Яшәү мәгънәсе» (1990 ел), «Язлардан алалмыйм күземне» (1992 ел), «Син мине белмисең» (1994 ел) исемле шигъри җыентыклар авторы.

Шигырьләрендә яңгыраган төп тема – туган як табигате, хезмәт кешесенең тормышы.

Шигырьләренә ягымлы лирик интонация, музыкальлек хас.

М.Гыймазетдиновның күп кенә шигырьләрен З.Хәйретдинов, М.Иванов, Ф.Хатыйпов, В.Усманов, И.Закиров кебек композиторлар көйгә сала, алар популяр җырларга әверелә.

Автор – Г.М.Габделхакова