Өстәмә хат

Хат автордан баш мөхәррир исеменә языла (аерым файл).

Ул авторның мәкаләне бастыру турында үтенечен, журналга тәкъдим ителә торган мәкалә текстының башка басмаларга җибәрелмәвен һәм шәхсән автор тарафыннан фәнни публикацияләр этикасы үтәлүгә тикшерелгәнлек турындагы мәгълүматны үз эченә алырга тиеш.

Өстәмә хат шаблонын йөкләп алу.

Текстларны әзерләү

Текст Microsoft Office Word чаралары белән битләрне нумерацияләмичә, формалаштырмыйча җыела. Шрифт – «Times New Roman»; төп текст – 14 нче кегль; интервал 1,5; өске һәм аскы кырлар – 2,5 см; сул кыр – 3 см; уң кыр – 1,5 см; кызыл юл – 1,5 см.

Чыганакларга һәм әдәбиятка сылтамалар гарәп цифрлары белән автоматик нумерацияле тексттан соңгы сылтамалар. Алар эш авторының исемен, басма исемен, бастырлу елын һәм урынын, битләр санын күрсәтергә тиеш. Архив чыганагына сылтама булса, ул архивның тулы атамасын (кыскартуларсыз), фонд, тасвирлама, эш номерын һәм битләрен күрсәтергә тиеш.

Мәкалә текстында УДК, рус һәм инглиз телләрендә аннотация һәм ачкыч сүзләр булырга тиеш.

Материалларның гомуми күләме (мәкаләнең тексты, искәрмәләр, аннотация һәм ачкыч сүзләрне дә кертеп) – 8 000 нән 30 000 гә кадәр (0,8 авторлык битенә кадәр).

Текстларны әзерләү кагыйдәләрен йөкләп алу.