Биографиясе

1913 елның 23 сентябре, Казан – 1986 елның 16 марты, шунда ук.

1935–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (М.Мирзоев классы), 1939–1943 елларда Мәскәү консерваториясенең вокал факультетында (А.Аскоченский классы) укый, 1953 елда Урал консерваториясен (Свердловск шәһәре) тәмамлый.

1941 елда Татар опера һәм балет театрында Җик партиясен («Алтынчәч», Н.Җиһанов) беренче тапкыр башкара.

Бөек Ватан сугышы чорында Евгений Вахтангов исемендәге театрның һәм Бөтенсоюз театр җәмгыятенең фронт труппалары солисты, бер үк вакытта 1943 елда К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге музыкаль академия театры солисты (беренче чыгышында П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский партиясен башкара).

1943–1956 елларда Свердловск опера һәм балет театры солисты һәм режиссеры.

1956–1960 елларда Татар опера һәм балет театры солисты һәм баш режиссеры (Даутов җитәкчелегендә труппа 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашу өчен әзерләнә), бер үк вакытта Казан консерваториясенең операга әзерлек кафедра мөдире.

1960–1965 елларда Свердловск опера һәм балет театры солисты һәм режиссеры.

1965–1975 елларда – Чиләбе, 1975 елдан Татар опера һәм балет театрларында баш режиссер, Казан консерваториясенең операга әзерлек кафедра мөдире.

Иҗаты

Яхшы вокал мәктәбенә, кабатланмас матур һәм көчле, йомшак тембрлы чиста тавышка ия була. Башкару осталыгына югары интеллектуаль культура хас. Вокаль һәм сәхнә сәнгатенең гармоник синтезын булдыруга омтыла, бербөтен сәнгати образлар иҗат итә.

Даутов опера җырчыларында сирәк очрый торган пластикага, матур тышкы кыяфәткә һәм төгәл хәрәкәтләргә ия «җырчы актер» була.

Төп опера партияләре: Герцог, Альфред («Риголетто», «Травиата», Дж. Верди), Рудольф («Богема», Дж. Пуччини), Ленский («Евгений Онегин», П.Чайковский), Берендей, Гвидон («Кар кызы», «Салтан патша турында әкият», Н.Римский-Корсаков), Җик, Җәлил («Алтынчәч», шул исемендәге опера, Н.Җиһанов), Дубровский (шул исемендәге опера, Э.Направник), Синодал («Демон», Л.Рубинштейн) һәм башкалар.

Классик оперетталарда төп партияләрне, шул исәптән Генрих Айзенштайн («Ярканат» – «Летучая мышь», И.Штраус), Эдвин («Сильва», И.Кальман) партияләрен башкара.

Төп рольне Даутов башкарган экранлаштырылган «Сильва» опереттасы (Свердловск киностудиясе, 1944) бөтенсоюз тамашачысында зур уңыш казана.

Концерт репертуары киң һәм күп кырлы була. Режиссер буларак, 30 га якын спектакль куя: беренчесе – Дж. Вердиның «Травиата» операсы (1953, Свердловск). П.Чайковскийның «Евгений Онегин», «Опричник», А.Даргомыжскийның «Таш кунак» («Каменный гость»), Н.Римский-Корсаковның «Патша кәләше» («Царская невеста»), Ш.Гуноның «Фауст», Ж.Бизенең «Кармен», Дж.Пуччининың «Богема», Н.Җиһановның «Алтынчәч», Р.Гобәйдуллинның «Җиһангир», Дж.Вердиның «Дон Карлос», «Отелло» һәм башка операларын сәхнәләштерә.

Казан консерваториясендәге педагогика эшчәнлеге белән Даутов Татарстанның музыкаль сәхнә сәнгате үсешенә зур өлеш кертә, республиканың әйдәп баручы опера җырчыларының иҗатын үстерүгә булышлык итә.

Даутов – Бөтенроссия концерт башкаручылары конкурсы (1944), Бөтенсоюз театр яшьләре смотры (1947), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958).

Хезмәтләре

Йолдызлардан нур алып... // Азат хатын. 1976. № 8.

Әдәбият

Дебют молодого певца // Огонёк. 1943. № 15/16;

Головащенко Ю. Н.Даутов. К., 1957;

Витвицкий Н. Лирический певец // Театральная жизнь. 1959. № 3;

Народные артисты. К., 1980;

Татарский академический театр оперы и балета имени Мусы Джалиля. К., 1994.

Авторы Ф.Ш.Салитова, Р.И.Такташ