Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Халкы удел крәстияннәре катлавына керә. 1920 елларга кадәр Иске Шәйморза авылының бер өлеше санала.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый районы үзәге, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 декабреннән – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Шәйморза авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Труд” колхозы (беренче рәисе – Р.М.Папушкин) оештырыла, 1934 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1958 елда Сталин исемендәге колхоз составына керә, 1961 елда XXII партсъезд исемендәге колхоз (Иске Шәйморза авылы) итеп үзгәртелә. 1992 елдан – “Шәйморза” колхозы, 1994 елдан – “Шәйморза” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Шәйморза” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Ә.Ш.Абдриев исемендәге “Шәйморза” авыл хуҗалыгы предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте, 2016 елдан – “Эталон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1989 елдан), кәшәнә (2008 елдан) бар. 2016 елга кадәр балалар бакчасыэшли. 1925–1960 елларда башлангыч, аннары җидееллык мәктәп була.

Клуб каршында 1986 елдан “Шусам” чуаш фольклор коллективы эшли (оештыручысы – Е.В.Еремеева, җитәкчесе – С.Н.Иванова).

Авыл тирәсендә бронза гасырга караган “Чуаш Шәйморзасы курганнары” археология истәлеге табыла – һәркайсы 30 м диаметрлы һәм биеклеге 2 метрдан 6 метрга кадәр булган өч түгәрәк өем, бер-берсеннән 200 м ераклыкта өчпочмак булып урнашканнар.

Халык саны

1926 елда – 543,
1938 елда – 723,
1949 елда – 637,
1958 елда – 673,
1970 елда – 578,
1979 елда – 384,
1989 елда – 258,
2002 елда – 277,
2010 елда – 259,
2018 елда – 243 кеше (чуашлар).