Биографиясе

1942 елның 5 августында Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Приволжье поселогында туа.

Әстерхан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1967), Нариман районы участок хастаханәсе хирургы һәм баш табибе.

1970 елдан Әстерхан шәһәре клиник хастаханәсе травматологы.

1972 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында, 1991 елдан кул чугы имгәнүләре һәм авырулары бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кул чугы хирургиясенә карый. Неттов тарафыннан кул чугы һәм бармаклар тоташтан зарарланган очракта хирургик дәвалауның яңа тактикасы тәкъдим ителә һәм гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 21 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре                                 

Межвертельная остеотомия при коксартрозе. К., 1979;

Исходы лечения открытых повреждений кисти и пальцев // Советская медицина. 1984. № 12;

Пути снижения инвалидности при сочетанной травме кисти // Советская медицина. 1988. № 9.