Биографиясе

1924 елның 17 апреле, Бөгелмә кантоны (хәзерге Азнакай районы) Илбәк авылы — 1975 елның 10 августы, шунда ук.

Урта мәктәпне тәмамлый. 1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы Бурят-Монгол АССР приискында клуб мөдире булып эшли.

1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 10 нчы гвардия армиясенең 119 нчы гвардия укчы дивизиясе 341 нче укчы полкта отделение командиры. Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Смоленск операциясендә (1943), Ленинград блокадасын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша.

1944 елның 4 августында Айвиексте елгасын (Латвия ССР) кичкәндә батырлык күрсәтә. Дошманның 3 көймәсен кулга төшереп, сержант, пулемёт пәм миномёт уты астында 6 тапкыр елганы кичеп, гвардиячеләрне плацдармга ташый. Нәтиҗәдә дивизия һөҗүмне көчәйтә.

1946 елдан туган авылында колхозда эшли. 1950-1953 елларда Илбәк авылында колхоз рәисе.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Ә.И.Вәлиевнең бюстлары Азнакайдагы Геройлар аллеясында һәм Илбәк авылында, Бурятия Республикасы Баунтовск районы Багдарин авылында куела.

Азнакайдагы һәм туган авылындагы урамнар аның исеме белән йөртелә.

Туган авылында геройга багышланган экспозицияле туган якны өйрәнү музее эшли.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 60, 76;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 33.