Биографиясе

1906 елның 25 марты, хәзер Краснодар краеның Темрюк шәһәре —1989 елның 22 октябре, Мәскәү.

1925 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры (1931–1951), астрофизика кафедрасы профессоры (1932–1939), мөдире (1939–1947), университет ректоры (1951–1954).

1954 елдан Мәскәү университетында, астрофизика кафедрасы мөдире (1955 елдан), бер үк вакытта П.К.Штернберг исемендәге Астрономия институты директоры (1956–1976, Мәскәү).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре планеталар астрономиясенә һәм куш йолдызларга карый. Мартынов — астрофизикада яңа юнәлешкә — куш йолдызларны физик тикшерү алымнарына нигез салучыларның берсе; бу алымнар аларның эчке төзелешен һәм йолдызлар эволюциясен өйрәнгәндә кулланыла. Беренчеләрдән булып, тотылышлы куш йолдызларның эллиптик орбиталары әйләнешен тикшерә башлый, бу хезмәтләре йолдызлар төзелеше һәм эволюциясенең хәзерге теориясе нигезен тәшкил итә.

«Гамәли астрофизика курсы» («Курс практической астрофизики», М., 1960), «Гомуми астрофизика курсы» («Курс общей астрофизики», М., 1965) дәреслекләре авторы.

Уйлап табуга 2 патенты бар.

Бөтенсоюз астрономия-геодезия җәмгыятенең президенты (1960–1965, 1970–1975), СССР ФА Астрономия советының Астрономик хәбәрләр бюросы рәисе (1941 елдан), Халыкара астрономнар берлегенең №5 «Документация» комиссиясе президенты (1955–1961), Король астрономнар җәмгыяте әгъзасы (Лондон, 1969 елдан), СССР ФАнең Космик топономика комиссиясе рәисе (1977), СССР ФА Астрономия советының «Кояш системасы» секциясе рәисе (1980–1985).

«Астрономический циркуляр» журналының баш мөхәррире (1941–1962), «Земля и вселенная» журналына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире (1965–1988).

Бүләкләре

СССР ФАнең Ф.А.Бредихин бүләге лауреаты (1986).

Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, «Яңа астрономик объектларны ачкан өчен» медале һәм СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Истәлеге

1977 елда ачылган астероидка (№2376) Мартынов исеме бирелә.

Хезмәтләре               

Затменные переменные звезды. М.–Л., 1939;

Планеты: Решённые и нерешённые проблемы. М., 1970;

Звёзды и звёздные системы. М., 1981 (автордаш).

Әдәбият       

Черепашук А.М. Жизнь и деятельность Д.Я.Мартынова // Развитие методов астрономических исследований. М.–Л., 1979;

Дмитрий Яковлевич Мартынов (1906–1989) // Астрон. журн. 1990. Т. 67, вып. 2.

Автор — Р.Г.Усманов