XIX йөзнең 2 нче яртысында яши.

Аның исеме «Моны язган, Зиннурдыр – минем атым» исемле китап авторы буларак «Кыйсса-и Хуҗа Гаффан» (2 басма, 1880 ел) дастан-поэма ахырында телгә алына.

Поэмада, бөлгенлеккә төшеп, хатыны белән улын хәерчелектә калдырып, шәһәреннән чыгып качкан сәүдәгәр Гаффан турында сүз бара.

Поэмасын язганда Зиннур Шәрекъ дастаннарының әкияти сюжет элементларыннан файдалана. Шуның белән беррәттән, автор халык көнкүрешен, түбән катлау кешеләренең реаль тормышын, җәмгыятьтә хөкем сөргән социаль гаделсезлекне тасвирлауга да зур игътибар бирә. Бу хәлдән чыгу юлларын мәгърифәтче язучы төрле һөнәрләрне үстерүдә, җәмгыятькә файда китерә торган хезмәт белән шөгыльләнүдә күрә.

Поэманың теле гади, халык сөйләм теленә якын, казакъ теле элементларына бай.

Поэма берничә мәртәбә басыла.

Автор – М.В.Гайнетдинов