Гомуми мәгълүмат

Киров өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1929 елда Түбән Новгород краеның Нолинск округы составында оештырыла, 1934 елда – Киров краенда, 1936 елдан – Киров өлкәсендә.

Мәйданы – 907 кв.км. Үзәге – Вятка Аланы шәһәре (Киров шәһәреннән 350 км читтә).

Халкы – 28669 кеше (2015 ел). Татарлар – 33338 кеше. 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча – 10266 кеше (район үзәгендә – 6388 кеше).

Районда 7 татар авылы: Иске Пенәгәр (2016 елга – 1154 кеше), Урта Шөн (856 кеше), Түбән Шөн (614 кеше), Сосмак (461 кеше), Ямул (241 кеше), Яңа Пенәгәр (64 кеше), Чумачар (41 кеше) исәпләнә.

Татарлар шулай ук Сосновка шәһәрендә (3295 кеше) һәм шәһәр тибындагы Красная Поляна поселогында (2333 кеше) яшиләр.

Өлкә территориясендә татарлар

Татарларның әби-бабалары Вятка елгасы үзәнендә Идел буе Болгар дәүләте чорыннан яшиләр.

Вятка Аланы районында татарлар XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында даими яши башлыйлар. Түбән Шөн һәм Урта Шөн (XVI йөз уртасы), Сосмак (XVIII йөзнең беренче яртысы) авылларына нигез салалар.

Иске Пенәгәр авылы 1726 елдан мәгълүм. 1840 елда Сосмак авылыннан күчеп утыручылар – Ямул, 1861 елда Иске Пенәгәр авылыннан күчеп утыручылар Яңа Пенәгәр авылларына нигез сала.

Татар җәмгыяте тормышы

1941 елда районның 3 татар авылында мәчетләр була. Хәзерге вакытта Вятка Аланы районы территориясендә 10 мәчет (барлык татар авылларында, Вятка Аланы, Сосновка шәһәрләрендә һәм шәһәр тибындагы Красная Поляна поселогында).

Иске Пенәгәр (1835 елда төзелә) һәм Түбән Шөн (1850 елда төзелә) авылларындагы мәчетләр – төбәк күләмендә әһәмияткә ия тарих һәм мәдәният һәйкәлләре; Сосмак авылындагы мәчет 1905 елга карый. 2015 елда Иске Пенәгәр авылында мәчетнең 180 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.

Өч мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла.

Милли мәдәният үзәге (Вятка Аланы шәһәре) каршында татар мәдәнияте бүлеге эшли. Вятка Аланы районы татарларының милли-мәдәни автономмиясе эшли (җитәкчесе – М.М.Фәләхетдинов). 4 китапханә (Урта Шөн, Сосмак, Түбән Шөн, Иске Пенәгәр авылларында), татар мәдәнияте үзәкләре – 5 мәдәният йорты бар.

Түбән Шөн китапханәсендә ел саен «Шагыйрь, патриот, герой Муса Җәлил» түгәрәк өстәле һәм Искә алу көне үткәрелә (районда туган язучы, Г.Исхакый бүләге лауреаты Р.Сибатның үлгән көненә багышлап), «Тукай турында» журналы чыгарыла; «Тукайга чәчәкләр», «Герой, патриот, көрәшче Муса Җәлил», «Ләбибә апа һәм аның китаплары» (Түбән Шөн авылында туган балалар язучысы Л.Ф.Ихсанова турында) китап күргәзмәләре уздырыла.

Сосмак китапханәсендә татар милли үзәге эшли (1993 елдан), татар халкының көнкүреш тормышы күрсәтелгән музей оештырылган.

Иске Пенәгәр китапханәсендә крәстиян йорты почмагы эшләнгән.

Урта Шөн китапханәсе 1993 елда татар милли мәдәнияте үзәгенә әверелә; «Утырма» йоласы, «Аулак өй» китапханә төне, Авыл көне, Сабан туе бәйрәме үткәрелә,  «Ханым» хатын-кызлар клубы эшли.

Районда татар иҗат коллективлары: «Идел» татар җыры халык ансамбле (1991 елдан, 1996 елдан – халык ансамбле, Сосновка шәһәре , җитәкчесе – А.В.Сабирова), «Шөн гармунчылары» халык ансамбле (1995 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, Урта Шөн авылы, җитәкчесе – А.З.Хәлимов); «Ак калфак» ансамбле (2005 елдан, Ямул авылы, җитәкчесе – Г.М.Исламова) эшли.

Урта Шөн авылындагы төбәк тарихы музеенда татар халкының көнкүреш әйберләре һәм милли киемнәре күрсәтелгән. Урта Шөн мәдәният йорты каршында «Уйнагыз, гармуннар!» һәм «Утырмага» төбәкара фестивальләре уздырыла, аларда Татарстан коллективлары катнаша.

Вятка Аланы шәһәре һәм шәһәр тибындагы Красная Поляна поселогы балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары һәм укучылары ел саен Татарстанда үткәрелә торган конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашалар.

Күренекле кешеләре

Районда:

  • Советлар Союзы Герое Ф.Ә.Сабиров (Түбән Шөн авылы),
  • Социалистик Хезмәт Герое Г.Х.Галиәхмәтов (Урта Шөн авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры Х.М.Миңнекәев (Сосмак авылы),
  • биология фәннәре докторы И.Д.Дәүләтшин (Түбән Шөн авылы),
  • медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибе Р.З.Зәкиев (Сосмак авылы),
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы М.Й.Гыйләҗев (Урта Шөн авылы),
  • техник фәннәр докторы Р.Г.Гарәфетдинов (Түбән Шөн авылы),
  • физика-математика фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе К.З.Галимов (Сосмак авылы),
  • язучылар Л.Ф.Ихсанова (Түбән Шөн авылы) һәм Р.Ш.Хуҗин (Р.Сибат) (Түбән Шөн авылы) туган.