Гомуми мәгълүмат

Кемерово өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 2520 кв.км. Үзәге – Юрга шәһәре (Кемероводан 110 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан; административ яктан районга керми).

Халкы – 22035 кеше (2016 ел). Татарлар – 2010 елда 908 кеше (2002 елда – 1084 кеше), район үзәгендә – 2038 кеше (2002 елда – 1084 кеше).

Тупланып Олы Ылыс, Кышлау (Зимник) һәм Сарсаз авылларында яшиләр.

Район территориясендә татарлар

Район территориясенә элек-электән төрки телле кабиләләр килеп утыра. XVI–XVII йөзләрдә калмаклар (телеутларның бер тармагы) килеп урнаша, алар элеккеге күчеп йөрү туктаулыкларында берничә авылны, шул исәптән Кышлау, Усть-Искитим (хәзерге Юрга шәһәре читендә) һ.б. нигезли.

XIX йөзнең икенче яртысында Кышлауда һәм башка авылларда Урта Идел һәм Урал буе татарлары урнаша башлый.

1897 елда район территориясендә 366 Идел буе татары һәм 180 калмак яши. 1908–1909 елларда Уфа губернасыннан күчеп килүчеләр Сарсаз авылына нигез сала.

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында Кышлауда Телеут волосте әҗнәбиләре идарәсе һәм мәчет эшли.

1911 елда Кышлау авылында мөселман мәктәбе (1926 елдан – башлангыч, 1936 елдан – җидееллык) ачыла, 1956 елга кадәр укыту татар телендә (1992 елдан – факультатив дәрес буларак, 2016 елда татар телен 26 кеше өйрәнә) алып барыла.

Юрга шәһәрендә Татар мили үзәге (2006 елдан) һәм «Дуслык» татар җыры халык ансамбле, Сарсаз авылында «Яшьлек» вокаль-бию ансамбле эшли (2001 елдан).

Күренекле кешеләре

Кышлау авылында авыр атлет, Европа чемпионы, 1956 елгы Олимпия уеннарында приз алучы, дөнья рекордсмены Р.Н.Хәбетдинов туган.