Гомуми мәгълүмат

Кемерово шәһәреннән 203 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. XVII йөз уртасында Прокопьевская авылы буларак нигез салына, 1918 елдан – поселок.

Халкы – 198438 кеше (2016 ел). Татарлар 2010 елда – 7412 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Прокопьевск шәһәрендә 1930 елларда, нигездә, мәҗбүри күченүчеләр буларак урнаша башлыйлар; сугыштан соңгы елларда Прокопьевск күмер ятмаларын актив үзләштерүгә бәйле рәвештә, татар яшьләре фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәпләренә укырга килә башлыйлар.

1930 елларда 12 нче татар тулы булмаган урта мәктәбе, 28 нче рус-татар башлангыч мәктәбе, 23 нче рус-татар тулы булмаган урта мәктәбе ачыла.

1946–1949 елларда мәчет эшли. 1994 елдан «Мәхәллә Рамазан» мөселманнар җәмгыяте эшли. Мәчет (1996 елдан, бинасында татарларның гамәли сәнгать һәм көнкүреш тормышы музее урнашкан) һәм мөселман гыйбадәт йорты (2004 елдан) эшли.

2012 елдан Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә татар телен, мәдәниятен, дин нигезләрен өйрәнү якшәмбе мәктәбе эшли. 2005 елда «Яшьлек» татар мәдәнияте үзәге ачыла. Аның каршында «Ләйсән» фольклор ансамбле, «Чулпан» бию коллективы, «Тәмле аш» татар халык ашлары клубы, «Кызыл халләр, мазәк халләр» юмористлар клубы; «Танышу клубы» эшли.

1998 елдан Сабан туе үткәрелә. «Татар кызы – 2016» шәһәр матурлык конкурсы уза.

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә биология фәннәре докторы Р.Р. Нигъмәтуллина туган.

Шахтерлар: Социалистик Хезмәт Герое, Өч Ленин ордены кавалеры Ш.Зәйнетдинов, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Ш.Сәйфетдинов һәм М.Шакиров, «Шахтер даны» күкрәк билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тулы кавалеры М.А.Әпсәләмовның тормышы һәм эшчәнлеге Прокопьевск шәһәре белән бәйле.