Гомуми мәгълүмат

Кемерево өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 5,6 мең кв.км. Үзәге – Мариинск шәһәре (Кемерово шәһәреннән 173 км читтә).

Халкы – 55,4 мең кеше (2016 ел). Татарлар – 2010 елда 898 кеше, башлыча, Туйлы (110 кеше), Тундинка (94 кеше) һәм Куркули (75 кеше) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Мариинск районына татарлар XX йөз башында, Столыпинның аграр реформасы нәтиҗәсендә килә.

1912 ел тирәсендә Куркули һәм Тундинка авылларына, 1920 елда Туйлы авылына нигез салына. 1925–1931 елларда мәчет, мәктәп була, анда гарәп теле, ислам нигезләре өйрәнелә.

Хәзерге вакытта Татар милли мәдәният үзәге (2003 елдан), музей, китапханә, «Безнең динебез» түгәрәге, «Туйлы кызы» үзешчән коллективы эшли.

Районның татарлар яши торган торак пунктларында ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Районда Социалистик Хезмәт Герое Е.Г.Хәбибуллина туган.

РСФСРның атказанган укытучысы Р.М.Миңнебаеваның тормышы һәм эшчәнлеге шушы район белән бәйле.