Гомуми мәгълүмат

Кемерово өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Үзәге – шәһәр тибындагы Ижморский поселогы (Кемерово шәһәреннән 150 км читтә).

Халкы – 11522 кеше (2016 ел). Татарлар – 2002 елда 909 кеше.

Нижегородка (260 кеше) һәм Тёплая Речка (380) авылларында тупланып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Нижегородка һәм Тёплая Речка авыллары XVIII йөздә барлыкка килә. Нигез салучылар – руслар, әмма 1736 елда ук монда Казан, Түбән Новгород һәм Уфа губерналарыннан татарлар яши башлый.

Тёплая Речка авылында мәчетләр төзелә: 1827 елда – беренчесе (яна), 1884 елда – икенчесе (өлешчә сакланган). Мәчет каршында мәдрәсә эшли. 1894 елда Нижегородка авылында мәчет ачыла (1970 елларда сүтелә, ае җирле зиратта саклана).

1928 елда Тёплая Речка авылында татар телендә белем бирүче мәктәп ачыла, анда башка татар авылларыннан да балалар укый (хәзерге көнгә кадәр татар телен укыту саклана).

Авылда «Туган илем» (җитәкчесе – Р.Х. Алтынбаева) төбәк тарихы музее, мәдәният йорты каршында иҗади коллективлар: «Яшьлек» фольклор татар ансамбле (1999 елдан, җитәкчесе – Ф. Р.Әйбәтуллин) һәм «Ялкын» балалар ансамбле эшли. Авыл халкы ел саен Сабан туе һәм Ураза бәйрәмен билгеләп үтә.

Шәһәр тибындагы Ижморский поселогында «Рамазан» татар җәмгыяте» район иҗтимагый оешмасы эшли (2009 елдан, җитәкчесе – Н.Х.Алтынбаев).