Гомуми мәгълүмат

Европа үзәгендә, Россия Федерациясенең көнбатышында, Төньяк-Көнбатыш федераль округ составында урнашкан ярымэксклав. Үзәге – Калининград шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1089 км көнбатыштарак урнашкан).

Халкы – 968944 кеше (2015 ел). Татарлар – 2010 елда 4535 кеше, 2075 кеше – өлкә үзәгендә.

Өлкә территориясендә татарлар

Өлкәгә татарларның күпләп күченүе Кызыл Армиядә хәрби хезмәттәге татарлар белән бәйле, Бөек Ватан сугышы барышында алар Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операциясендә катнашалар. Сугыш тәмамланганнан соң, күбесе өлкәдә хезмәт итәргә һәм яшәргә кала.

Хәзерге вакытта Калининград өлкәсенең «Туган тамырлар» татар һәм төрки телле халыклар иҗтимагый оешмасы (1995 елдан, рәисе В.Т.Сәлахов), «Мәдәният» татар мәдәни үзәге (2000 елдан, рәисе – Э.А. Галиева), «Кардәшләр» татар мәдәнияте җәмгыяте (2001 елдан, рәисе – С.Г.Яһүдина), Калининград «Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясе (2003 елдан), Калининград мөселманнарының дини оешмасы (1993 елдан, җитәкчесе – И.Н.Хисамов), «Ихсан» Гурьевск районы мөселманнарының җирле дини оешмасы (2011 елдан, җәмгыять рәисе Я.А.Гусейнов) эшли. Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәмнәре үткәрелә.

Мөселманнарның җирле дини оешмасы балалар өчен мөселман лагерьлары оештыра. 2007 елда Калининград өлкәсе татарларының, шул исәптән Багратионовск шәһәрендә яшәүчеләрнең иганә акчасына Багратионовск шәһәрендә 1945 елның февраль аенда Кёнигсберг янындагы сугышта һәлак булган шагыйрь Ф.Ә.Кәрим истәлегенә һәйкәл-обелиск куела; Багратионовскта шагыйрь тормышына һәм иҗатына багышланган кичәләр уздырыла, төбәк тарихы музеенда стенд эшләнгән, шәһәрнең бер урамына аның исеме бирелә.

2010 елда Зур Исаково авылында мәчет ачыла.

2014 елда өлкәнең татар җәмгыяте вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашу үткәрәләр.

Күренекле кешеләре

Контрадмирал Ш.А.Богданов тормышы һәм эшчәнлеге шушы өлкә белән бәйле.