Гомуми мәгълүмат

Россиянең Европа өлешендә, Үзәк федераль округ составында урнашкан. 1929 елда оештырыла. Үзәге – Иваново шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 249 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан). Мәйданы – 21,4 мең кв.км.

Халкы – 1029838 кеше (2016 ел).

2010 елда татарлар 6696 кеше (1989 елда – 9910, 2002 елда – 8205 кеше). Татарлар, башлыча, Иваново (2002 елда – 5970 кеше), Кинешма (425), Тейково (404), Фурманов (400), Вичуга (365), Родники (356), Шуя (220) шәһәрләрендә, Приволжский районында (211) яшиләр.

Өлкә территориясендә татарлар

Өлкә территориясендә йомышлы татарларның беренче тораклары XV йөздә барлыкка килә. Юрт татарларына – Кинешма һәм Юрьевец тирәсендә, мугрей татарларына хәзерге Югары Ландех, Лух һәм Пестяки районнары территориясендә җирләр бирелә. Юрьевец районында безнең көннәргә кадәр төрки чыгышлы топонимнар сакланган.

Татарларның икенче дулкыны Иваново өлкәсендә XIX йөзнең икенче яртысында төпләнә башлый. Башлыча, алар Идел буе губерналарыннан (Казан, Түбән Новгород һ.б.) килеп, туку фабрикаларына вакытлыча эшкә ялланган крәстияннәрдән тора. 1909 елда Ивановода 342 мөселман яши, шул ук елны мөселман җәмгыяте мәчет төзергә рөхсәт ала (төзелми).

Татарстан һәм Түбән Новгород якларыннан татарларның күпләп күченүе 1921–1922 елгы ачлык белән бәйле. 1921–1922 елларда Ивановода татарлар тупланып яшәгән 4 бистә барлыкка килә: Глинище, Ленинский путь, Меланжевый һәм Сортировка. Сортировка тирәсендә, башлыча, Түбән Новгород татарлары, Глинищеда Казан һәм Ульяновск татарлары яши.

Шулай ук татарлар Кинешма, Шуя һәм Южа шәһәрләрендә тупланып яшиләр. Кинешмада – Татар урамы, Южада Татар бистәсе барлыкка килә.

Татар җәмгыяте тормышы

1920–1930 елларда Ивановода татар үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли, кайбер башлангыч мәктәпләрдә татар теле өйрәнелә.

1999 елда Иваново өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе (рәисе –Ф.У.Ляпин) төзелә, аңа «Көнчыгыш – Шәрык» җәмгыяте (1993 елдан эшли), «Нур» татар яшьләре берлеге (2000 елдан), «Ак калфак» хатын-кызлар советы керә.

1994 елдан Ивановоның 4 нче балалар иҗат үзәге каршында татар якшәмбе мәктәбе, «Милләтем» театр студиясе (җитәкчесе – РФнең атказанган артисты М.Б.Кашаев) эшли.

1992 елда шәһәрдә «Мәхәллә» мөселман дини җәмгыяте оештырыла, 2003 елда җамигъ мәчет ачыла. Шулай ук Вичуга, Заволжск, Кинешма, Родники, Тейково, Шуя, Фурманов шәһәрләрендә дә мөселман җәмгыятьләре бар.

Сабан туе милли бәйрәме (Ивановода – 1994 елдан, Кинешмада – 2004 елдан), ел саен өлкәдә Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында Татар мәдәнияте көне үткәрелә. И

ваново өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында тыгыз мәдәни һәм икътисади элемтәләр урнашкан. «Татарстан – Иваново сәүдә йорты» ассоциациясе оештырыла. Өлкә үзәгенең иҗат коллективлары (драма театры, «Милләтем» театр студиясе) белән Әлмәт драма театры, «Казан» Милли мәдәният үзәге, Тәтеш районы иҗат коллективлары арасында гастрольләр һәм концерт программалары алмашу җайга салынган.

Күренекле кешеләре

Өлкәдә туып-үскән кешеләр арасында: РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты М.С.Соколов, ТР Дәүләт бүләге лауреаты И.С.Дәүләтшин.